«Рифкать, син, хайван! Таяныч булырлык ир булмадың!» [гыйбрәт ал]

Бүгенге тормышына сөенеп, шөкер итеп яши Рифкать исемле кеше. Хатынының эчүе аркасында ташлап чыгып киткән, аерылышканнар. Бер-ике ел яшәгән кешесе түгел бит ул аның, ә гомер иткән хатыны! Алтмышка җиткәч кеше хатын аерып икенчегә өйләнә диме инде? //Безнең авыл гыйбрәте//

Билгеле, Рифкать хатынын гаепли инде, эчте, базарда сатты, туктый алмады, ди. Ә син үзең соң, кая карадың, ә? Хатыныңның ялгыш юлга кереп барганын шулай читтән генә күзәтеп тордыңмы? Аны дәвалау өчен ни эшләп карадың соң син? Бу адәмне күрсәм, күзенә карап, шулай дип сорар идем мин. Ир-ат бигрәк тиз бирешә инде, бер дә көрәшми. Аларга бар да әзергә-бәзер генә булсын. Хатыны тормыш төбенә тәгәрәгән икән, ирнең дә гаебе бар бит.

Без менә, хатыннар, исерек ирләр белән гомер буе изаланабыз: үгетләп, мәҗбүр итеп диярлек дәваланырга алып барабыз, туган-тумачаны җыеп сөйләшәбез. Тагын әллә ниләр эшлибез, кем ничек булдыра инде. Ничек кенә булмасын, үземнеке, кайчандыр үз теләгем белән сайлап алганы дисең бит, балалар хакы, дисең. Ә Рифкать хатынын йолып калыр өчен нәрсә эшләгән? Сөйләшеп, табибларга алып барганмы, янында саклап торганмы? Юктыр!

Бүген әзәрбайҗанга, иртәгә башка сатучыга барып эшләгәненнән зарлана ишшу! Ишекне бикләп куйсын иде дә, беркая чыгармасын иде. Яисә бәйләп салсын, кыймшана алмаслык итеп. Ул хатынның туганнары да булмый калмагандыр бит – чакырсын иде. Чиратлашып сакласыннар, өйдә берүзен генә калдырмасыннар. Һич булмаса, башка юлларын уйласыннар. Белмим, минемчә теләге булган кеше хатынын гына җиңәлмиме инде, йә? Ир кеше бит ул!

Хатыннар шулай яши бит, мең төрлегә әйләнә, айлар, еллар буе эчеп яшәгән иренә күңел чите белән булса да барыбер ышана, һаман өметләнә. Ә ирләр алай түгел шул. Алар үзләрен генә кайгырта. Ирләргә проблема кирәкми. Рифкатьнең хатыны да базарга юктан гына чыгып китмәгәндер. Тормышы тук булса, бер хатын да үз теләге белән салкынга чыгып басмый ул. Ничек тә яхшырак яшәп китеп булмасмы, дигән инде ул мескен. Үзенчә, йортка акча алып кайтам дип уйлагандыр да, әмма әнә бит ничек килеп чыккан.

Җитмәсә, хатынын авыр хәлдә калдырып, авылга кайтып киткән! Аңлашыла, авылда карт әнисен дә карарга кирәк булгандыр, ләкин әни дип, хатынны да онытырга ярамый инде. “Әни авырып китте” дип акланасы да юк. Олы кеше авырмый тормый инде ул. Авылга бергәләп кайтып китәргә, анаңны бергәләп тәрбияләргә иде, ә качып котыласы түгел! Бәлки, хатын да шунда бераз онытылыр, бүтәнчәрәк яши башлар иде бит.

Язмыш тарафыннан бирелгән бер сынау булган бу иргә, әмма ул аны үтә алмаган. Бүгенгесе көндә бик тынычлап, икенче хатыны белән яшәп ятуы да сокланырлык түгел. Чөнки аның өчен бөтен бәхет – тәмле ашап, чисталыкта яшәүдә генә. Хайван син, Рифкать, ышанычлы, авыр чакта таяныч булырлык ир түгел! Ярый, хәзер тормышыңа шөкер итәсең әле. Ә иртәгә ни буласын белмибез бит. Авырлык килгәч, бу хатыныңнан кайда качарсың?

М., Кукмара.

Бәйле