Радиожурналист Эльвира Мотавалова вафат булган юл һәлакәтенең коточкыч видеосы

2 февраль Казан-Малмыж трассасының 31 чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе янында җитди юл һәлакәте булган. «Лада» автомобилендә 1975 елда туган Эльвира Мотавалова булуы ачыкланган. Ул «Биектау FM» радиосының беренче дикторларының берсе буларак билгеле. Радиожурналист 5 февральдә 42 яшьлеген билгеләп үтәргә җыенган. //Татар-информ, Tatar Today//

13нче модельле «Лада» машинасы, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз хәрәкәт итмичә каршы як полосага чыгып, SCANIA маркалы фура белән бәрелешкән. “Лада” йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шул урында ук һәлак булган, гәүдәсен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерелгән машинадан алганнар.

3 февраль, бүген, коточкыч юл һәлакәтенең видеосы интернетта барлыкка килде. Видеода фура белән «Лада»ның бәрелешү вакыты күренә. 

 

Бәйле