“Кил,кил” җырының дәвамы булып, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем “Ай-яй-яй” җырына төшерелгән яңа клипларын тәкъдим итте //Tatar Today//
Татар эстраданың парлы җырчылары Салават белән Гүзәлем соңгы елларда авылда төшерелгән клипларга өстенлек бирә. Тамашачылар да аларны бик җылы кабул итеп ала. Менә “Ай-яй-яй” җырына төшерелгән видео да тиз арада халык мәхәббәтен яулап алды. Ә бәлки моның төп сере клипның төп геройларындадыр? Кемнәр алар дисезме? Безгә күптәннән таныш булган Азнакай районының Карамалы Елга авылында гомер итүче энерджайзер әби белән бабай!
–
–