Илсөя Бәдретдинова телефоныннан төтен чыгарлык нәрсә эшләгән?

4 февральдә җырчы Илсөя Бәдретдиновага 36 яшь тулган көн. Аны якыннары, тамашачылары иртәдән бирле котлый. Ул үзе дә Инстаграмда берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре, шарлар, бүләкләр белән төшкән фотоларын куя. //Tatar Today//

http://www.instagram.com/p/BQFAktGgL7X/?taken-by=ilsiiabadretdinova

Шуңа хәтта тамашачылары язган котлауларның да барысын укып өлгерми бугай. «Рәхмәәәт. Һәр көнне туасым килә минем. Барыгызны да укырга өлгермим. Телефонымнан төтен чыга бүген! Ләкин иртәгә укыйм! Кем котламаган… бетте сезгә!» дип һәрвакыттагыча көлкеле рухта язган. 

P.S. Илсөя Бәдретдинованы Татар тудей сайты гомер бәйрәме белән тәбрик итә! Һәрчак бәхет-шатлык нурларында, исәнлектә-саулыкта яшәп, имин тормыш кичерергә насыйп булсын! 

Бәйле