«Авылда кеше аз дип, кибет ачмыйлар, картларга хәзер ризык төшләренә генә керә»

Элегрәк авыл халкы, ферманы бетерделәр, мәктәпне яптылар, дип зарлана иде, соңгы вакытта «кибет юк» дип мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Менә Теләче районының Кече Нырсы авылы халкының да шуның кадәр җелегенә үткән бу кибетсезлек, анда яшәүче 75 яшьлек Роза апа Гарифуллина авырткан аяклары белән Казанга редакциябезгә кадәр үк килгән. «Бөтен өмет сездә генә, булышыгыз! Авыл халкы сезне көтә», – дип сорагач, җавапсыз кала алмадык, якын арада юлга чыктык.

//Безнең гәҗит//

УЗГАН ЕЛ УК «БУЛА» ДИГӘННӘР

26 градус салкында Кече Нырсы халкы авыл уртасындагы җимерек кенә бер бина каршысына җыелып тора иде. Кайчандыр зәңгәрсу төскә буялган, тик буяулары купшып беткән иске агач бинаның ишегендә йозак, тәрәзәләре дә ватылып беткән. Бер читенә кулдан гына «Кибет» дип язылган элмәтакта кадаклаганнар. Безне юлга чакырган бикле кибет шушы буладыр инде, күрәсең. Ул да булмады, халык төркеме арасыннан аерылып чыгып, үзен Сәхия Шиһабиева дип таныштырган апа, каты төртсәң җимерелергә торган кибет ягына моңсу караш ташлаштыргалап, сүз башлады:

– 21 ел буе шушында сатучы булып эшләдем мин! Хәзер менә яптылар. Өч ел кибетсез яшибез. Ачмыйлар, кеше аз авылда, диләр. Ник, без кеше түгел микәнни соң ул? Авылда карчык-корчык кына – бөтенебез өлкән яшьтә, бөтенебез авырый. Чирләп урын өстендә ятучылар да бар, без кая барырга тиеш икән соң ул – кеше аз, диләр? Шәһәр җирендә кешенең этен дә күтәреп йөриләр, ә безгә – авыл кешесенә нишләп бер дә хөрмәт юк икән?!

Авыл кешесе бәхетле ул – ит белән бәрәңге генә ашап яши, дибез. Тик, шул ук вакытта артык бәхетле дә түгел икән – чөнки ит белән бәрәңгедән башка ашар әйберсе юк. Менә Кече Нырсы авылында яшәүчеләр үзләре үк сөйли: өлкән яшькә җиткәч, терлек асрап булмый, ә сөт-катык, эремчекләр төшкә генә керә хәзер, диләр. Төш итеп кенә калдырмыйча, ашап та карыйсың килсә, таягыңа таянасың да, өч чакрым ераклыктагы күрше авылга – Олы Нырсыга юл тотасың. Чөнки иң якын кибет – күрше авылда.

– Кибеткә барып кайту зур бер эш, мәшәкать булып тора. Икешәр сумка күтәреп йөрибез! Әйберләр төянеп кайткач өч көн буе аяк-куллар сызлый. Без бит 18 яшьтә түгел инде хәзер – авыл тулы өлкән яшьтәгеләр. Кәнфите ярый әле – ашамый да торырсың… Ипие кирәк! Бер алганда 8әр буханка ипи алабыз, шуны атна буе ашыйбыз. Кыш көне бик рәхәт – өй алдына чыгарып куясың да, шунда катып тик тора, бозылмый. Өйгә алып кергәч, җылыда йомшара соңыннан. Ә менә җәй көне авыррак – күгәреп бетә, – дип, җыелган халык берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә зарын сөйләде.

Бу мәсьәлә буенча җирле халык район җитәкчелегенә дә чыккан булган инде. Узган елның октябрь ахырында Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин имзасы белән мондыйрак җавап биргәннәр: янәсе, башкарма комитет белән Мөхәммәтшина КФХсы арасында килешү төзелгән һәм кече Нырсыга азык-төлек сатуны ул оештырачак. Килешү шартлары нигезендә, атнага ике мәртәбә автолавка җибәреләчәк. «Шулай да, аз халык яшәгән авылларга чыгып сәүдә итү икътисади яктан үзен акламый, бу чыгымнарны каплау өчен җирле бюджетта акча каралмаган булуына игътибарыгызны җәлеп итәбез», – дип тәмамлана ул. Беренче тапкыр автолавка узган елның октябрендә үк килергә тиеш булган булса да, әле дә юк.

– Хатлары килсә дә, сатарга килүче күренмәгәч, җавап хатында күрсәтелгән номер аша район хакимиятенә шалтыраттым. «Килергә тиеш иде, килмәдемени соң?» – диләр. Ачуым килде. Минәйтәм, соң сез нигә бер дә әйткәннең үтәлешен тикшермисез соң? Мин шушында автолавка килгән килеш, автолавка юк дип шалтыратаммы инде, дим. Ярар, була-була, диделәр. Юк та юк. Тагын шалтыраттым. Килмәдемени, ди. Башка шалтыратмадым. Башына-очына чыга алмагач, аннары «Безнең гәҗит»кә чыгарга булдык инде. Җырдагыча, безгә дә бәхет бер килер микән? Бервакыт ниндидер кайнар элемтәгә дә шатыраткан идем инде бу кибет булмау мәсьәләсе белән. Анда урысча сөйләшергә кирәк икән. «Без сезне аңламыйбыз, без татарча белмибез», – диләр. Нәрсә соң инде бу – икетелле республикада яшәмибезмени соң без?

Халык үзенең зарларын сөйләргә дип 26 градус суыкта урамга җыелды

Халык үзенең зарларын сөйләргә дип 26 градус суыкта урамга җыелды

АВЫРСАК, КАЯ БАРЫЙК?

Авыл халкының тагын бер проблемасы бар. Монысы инде – сәламәтлек мәсьәләсендә. Күпчелек халкы – өлкән яшьтәгеләр булган кеченырсылылар медпункт булмаудан интегүләрен дә сөйләде.

– 4 чакрымдагы һаман да шул күрше Олы Нырсы авылында бар да ул пункт, ләкин авыру кеше җәяү шунда бара, укол ясатып кайта аламы ул? – дип сөйли, мәсьәлән, Нурбикә апа Гарифуллина. Ул 35 ел инде тез буыннары сызлап интегә, урыныннан тора алмаган көннәре дә бик күп була икән. Андый вакытта күрше авыл медпунктыннан фельдшер чакырталар. Ләкин эш менә нәрсәдә: фельдшерлар машина белән барып алсаң гына килә, ди, барып алмасаң – юк инде, дип, кул селти әбиләр.

– Менә мин кан басымым 200гә кадәр күтәрелеп яттым. Күрше-тирәдә бер дә машиналы кешеләр юк. Килеп, бер укол кадыйлар да китәләр, бөтен дәвалану курсын алып бетерү өчен көн саен каян машина табыйм мин? – ди Баян апа Селезнева да.

Шушы мәсьәләләрне чишү юлларын эзләп, районның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин янына бардык. Кече Нырсыга автолавка җибәреләчәк, дигән ышандырулы хатта аның имзасы тора бит…

Халык сорый да ул соравын, тик хөкүмәткә: «Монда кибет куй әле», – дип булмый бит! Хөкүмәт сәүдә белән шөгыльләнми, кибет булу – эшмәкәрләрдән тора.

Автолавка белән йөрергә бөтен районыгызда бер эшмәкәр юкмы?

– Нишләп район табарга тиеш аны? Элек коммунистларны авылларга колхозлар оештырырга җибәргәннәр бит инде. Бер авыл кешесе шалтырата ди югарыга: «Колхоз создали, теперь колхозников пришлите». Шуның кебек, сез дә…

Халык сезгә: «Без ипи дә ашамыйча ничегрәк яшик икән?» дигән сорау бирергә кушты.

– Бик дөрес сорау биргәннәр, анысы. Бездә, кызганычка, кибетсез авыллар бар, ә автолавка юк. Ләкин быел республика программасы нигезендә авылларга яңа кибетләр салына бит. Шул программа буенча Кече Нырсыга да салыначак.

«Авыл кибете» («Сельский магазин») – халыкны азык-төлек белән тәэмин итү яхшырак барсын өчен Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган программа. 100дән артык хуҗалыгы булган авылларга 2017нче елда аның нигезендә кибетләр салыначак. Быел, мәсәлән, бу программага Теләче районыннан 4 авылны кертүләрен сорап, гариза биргәннәр. Иң беренче урынга Кече Нырсыны язганнар. Тик тумаган тайның билен сындырмыйлар, кибет салу – ипи пешерү генә түгел, аңа вакыт кирәк. Ә ул төзелеп беткәнче карчыклар продукцияне һаман да күрше авылдан ташырмы? Автолавка мәсьәләсен хәл итеп булмасмы, дигән сорауны күтәрдем.

Башкарма комитет җитәкчесе, үз бүлмәсенә территориаль үсеш буенча урынбасары Илдар Миңнегуловны чакырып кертте.

– Без хатта, автолавка чыгачак, дип язганбыз, автолавка чыкмадымыни? Җитәкченең соравын көчәйтеп җибәрү өчен: «Октябрьдә ук чыгарга тиеш булган!» – дип өстәдем.

– Эшмәкәрләр риза түгел бит – үзебезгә зыянга эшләячәкбез, диләр. Без ул җирлектәге эшмәкәрләр белән сөйләштек инде. Берсе дә эшлим димәде. Менә бу «Авыл кибете» программасын көтсәк кенә… Без тәкъдим итеп карадык – ризалашмыйлар!

Нишләптер бу сүзләргә ышанасы килмәде. Кече Нырсыга 3-4 чакрым ераклыкта гына урнашкан Олы Нырсы авылында 3 кибет бар. Аларның өчесендә өч җитәкче. Шуларның берсе генә дә кул сузымындагы авылга товар алып чыгарга риза булмады микәнни? Сораштыруны «Юлдаш» кибете җитәкчесеннән башладым. Аның җитәкчесе Самат Мөхәммәтшин, чынлап та, хакимияттән автолавка алып чыгу тәкъдиме яңгыраганлыгын әйтте, тик башка бер авылга әнә шулай товар ташуы сәбәпле, Кече Нырсыга барырга вакыты булмавын аңлатты.

– Аларга барсам, якында гына тагын авыллар бар, алар да сорый башлаячаклар, җитешә алмыйм, – диде ул.

Авылдагы тагын бер кибет – «Гадел»нең җитәкчесе Илфат Вәзир улы белән элемтәгә кердек. Район хакимиятендә, җирлектәге бөтен эшмәкәрләр белән дә сөйләшеп чыктык, дип ышандырганнар иде бит. Илфат әфәнде белән сөйләшергә онытканнардыр инде: «Миңа андый тәкъдимнәр булмады», – дип җавап бирде. «Кече Нырсыда кибет булмагач, халык бик азаплана, сезнең автолавка белән анда сату итәргә теләгегез юкмы соң?» дигән сорауга, юк, дип җавап бирмәде ул. Әгәр бу тәкъдимне җирле түрәләр элегрәк әйткән булса, бәлки, Кече Нырсыда халык инде күптән автолавкадан алган тәм-томны ашап, тук һәм шат яшәр иде. Сөйләшү барышында Илфат әфәнде бу тәкъдимне тагын бер кешегә: «ИП Хәкимов» хуҗасына әйтергә киңәш бирде.

– Без ваграк эшмәкәрләр. Районда зурраклары да бар. Менә Хәмит Хәкимов: бу кеше заманында безнең хакимияттәге бер түрә иде. Район буенча 30-40 кибетләре бар, райпоны да, авыллардагы кибетләрне дә сатып алып бетерде, табыш китерми торганрак авыллардагы кибетләрне алмады. Аның белән сөйләшеп карагыз әле сез, – диде.

ФЕЛЬДШЕРЛАР ГАЕПЛЕ?

Элеккеге район хакимияте җитәкчесе урынбасарын табу ансат эш булып чыкмады. Гомумән, аның безнең белән сөйләшмәячәген әйттеләр. Бары тик оешманың директоры Самат Галеев белән генә аралашып булды, тик анысы да автолавка мәсьәләсен хакимият һәм оешманың хуҗалары гына хәл итә алуын җиткерде.

Адашкач, пип-пип килеп, бер тирәдә әйләнгәләгән каз бәпкәсе сыман, «автолавка, автолавка» дигән сүзләрне кабатлап, инде икенче мәртәбә хакимияткә чыктым. Анда исә, Хәмитовлар белән бу турыда бер мәртәбә сөйләшү булганын, тик артык табыш китермәве сәбәпле, Кече Нырсыга автолавка җибәрергә теләмәүләрен әйттеләр.

Менә шулай шул, капиталистик җәмгыятьтә, табыш китермәсә, берәү дә, «ипине кайдан алыр бу?» дип, синең өчен хәсрәтләнми. Үзе 20 ел буе райпо җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рәис абый Абдуллин белән очрашып сөйләшкән идек. Ул үткәннәрне искә алып: «Элек бәләкәй генә авылларга да ат беләнме, трактор арбасына төяпме, барыбер товар китерттерәләр иде. Райпо булганда кибетләр халык өчен дип эшләде», – дип сөйли. Ә хәзер кечкенә авыллар беркемгә дә кирәк түгел. Гаҗәп инде. Элеккеге чорга кире кайткан кебек – халыкның акчасы бар, ә алырга товар юк.

Кибет мәсьәләсе белән йөреп, Кече Нырсы халкының икенче проблемасын да җавапсыз калдырмадык, билгеле. Кызганычка, халык саны аз булу сәбәпле, бирегә өстәмә фельдшерны билгели алмыйлар, һәм шуңа пункт ачу мөмкинлеге дә юк. Ә менә аларның машина җибәргәндә генә килүләре – монысы икенче мәсьәлә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенә әйткәч, әллә ни шаккатмады кебек ул:

– Бардыр инде, анысы, бардыр. Үзегез беләсез бит. Авыл җирендә булгалый андый хәлләр. Әйтербез фельдшерга ныгытып, йөрергә тиеш алар закон буенча. Анысы эшләп бетермәгәнлектер инде, мин монысын «юктыр», дип әйтмим. Бөтен җирдә бар инде ул. Бу кимчелек бетерелер…

Кече Нырсы халкы түземсезлек белән товарны авылга китерә башлауларын көтәдер. Ерак арага йөреп, әйбер алып кайтуы кыен аларга. Кайбер районнарда халык автолавка эшчәнлеген өнәми, ә монда менә анысы да юк. Чөнки районның автолавка хуҗаларына түләү өчен артык акчасы юк. Хәзер бөтен өмет «Авыл кибетләре» программасында инде. Тик менә шунысы кызык – алары да бер көн, керем китермәү сәбәпле, ябылып куймасмы?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Теләче – Казан

Бәйле