Татарстанның онкология үзәге баш табибы ерак районнардан килүчеләрнең проблемасына җавап тотты

6 февраль Казанда яман шешкә каршы көрәшкә багышланган матбугат очрашуында Азатлык Татарстанның ерак районнарыннан үз акчаларына Казанга йөрүче хаста кешеләр проблемасын күтәрде. Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин бу мәсьәләнең актуаль булуын һәм көн саен ерак районнардан онкоүзәккә 73 пациент килүен әйтте. //Azatliq.org//


Яман шешкә каршы көрәшкә багышланган матбугат очрашуына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да килергә тиеш иде. Очрашуны ул килә дип бераз соңрак башласалар да, министр килмәде. Журналистларның сорауларына Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин, Татарстан һәм Идел буе федераль бүлгесенең баш онкологы Рөстәм Хәсәнов җавап бирде.

Азатлык алдан хәбәр иткән Татарстанның ерак районнарыннан үз акчаларына Казанга йөрүче хаста кешеләр проблемасын күтәрдек. Чөнки Түбән Кама, Мөслим, Сарман кебек районнардан авырулар ерак чакрымнар уза. Көн саен Түбән Кама–Казан (онкоүзәк) маршруты белән дистәләгән машина килә. Барысы да үз акчасына.

«Тикшерүне халыкка якынрак булган шәһәрләрдә Казандагы дәрәҗәдән ким булмаган дәрәҗәдә оештырмауның сәбәпләре нинди?” дигән соравыбызга Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы Илдар Хәйруллин бу мәсьәләнең актуль булуын һәм көн саен ерак районнардан онкоүзәккә 73 кеше (пациент) килүен белдерде.

“Безнең төп максат – тикшерү һәм дәвалауны барлык Татарстан халкы өчен уңайлы итеп оештыру. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән онкология авырулары белән агломерацион идарә итү принцибы эшләнде. Мәсәлән, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә диагностика (тикшеренү) һәм дәвалауның барлык төрләре үткәрелә. Әлмәттә хирургия һәм химиядәвалау (химиятерапия), паллиатив ярдәм күрсәтү бүлекләре ачылды. Бүгенге көндә радиология корпусын проектлау эше тәмамланып килә.

9 гыйнвар Чаллы филиалында химиятерапия бүлеге ачылды. Анда тәүлек буена 15, көндезге стационарда – 20 ятак-урын бар. Бүген Чаллы, Әлмәт үрнәгендә химиядәвалау һәм радиология бүлекләрен үз эченә алган корпус булдыру турында сөйләшүләр алып барыла”, дип белдерде Илдар Хәйруллин. Аңа өстәп баш онколог Рөстәм Хәсәнов авыруларны дәвалауны бер үзәккә юнәлтү отышлырак булуын әйтте. “Юллар бар, яралы авыру түгел, шуңа алар барып җитә алалар”, дип тә өстәде ул. Юл бәясенең гади халык кесәсенә шактыйга төшәсен генә Рөстәм әфәнде телгә алмады.

Авыруларны алдан ачыклау өчен дәүләт программасы бушлай диспансеризация үткәрә икән. Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, өч елга бер тапкыр республиканың якынча 600-700 мең халкына тикшерү уздырылырга тиеш. Күп кеше тикшерү узуга җиңел карый һәм вакытында килми. Шул рәвешле авыруларның 30 проценты соңгы стадиядә генә ачыклана. Бу очракта чирне җиңү бик кыен, ди ул.Бүгенге көндә статистик мәгълүматларга караганда онкология белән чирләүчеләр саны арта. Күп очракта кешеләргә диагноз соң куела. Әмма скрининг тикшерү кыйммәт, бу процедураны күпчелек уза алмый. Матбугат очрашуында Азатлык хәбәрчесе яман шешне алдан ачыклау эшен дәүләт, сәламәтлек саклау министрлыгы ничек оештыра дип тә кызыксынды.

Илдар Хәйруллин дәүләт тарафыннан ел саен диспансеризация һәм скрининг кебек чаралар үткәрү өчен акча бүлеп бирелүен, оешма-ширкәт эшчеләренә бушлай медицина тикшерүе үткәрелсә дә, нәтиҗәләр канәгать түгеллегенә ишарә ясады. “Әлеге чараларны системалаштыру, һәр кешенең сәламәтлек паспортын булдыру һәм бердәм мәгълүмати база оештыру — алда эшләнергә тиешле төп бурычыбыз”, диде баш табиб.

Бәйле