Иркәнең яңа ире һәм 4 баласы бар? [«Сыналган мәхәббәт» җыры клибына тизер]

Эстраданың популяр җырчысы Иркә тамашачысына күңелле яңалык әзерли. Ул Зифа Нагаева иҗат иткән «Сыналган мәхәббәт» исемле яңа җырына клип төшерде. Клип Казан читендәге бер өйдә төшерелгән. Режиccер Иркәне 4 бала әнисе итеп күрергә теләп, күпбалалы гаилә мохитен барлыкка китергән, гаилә маҗараларын уйлап тапкан. Җырчының клип буенча ирен «Мунча ташы» артисты Әнфис Кәлимуллин башкара. Көтеп алган клипның тизеры шушы көннәрдә дөнья күрде. Рәхәтләнеп карыйк әле. //Tatar Today//

 

Бәйле