Ильмира Нәгыймованың игезәге табылган [фото]

Һәр кешенең дә җирнең бер почмагында игезәге бар диләр, менә җырчы Ильмира Нәгыймова үзенекен инде тапкан. Шушы көннәрдә ул үзенә бик тә охшаган кыз фотосурәтен күреп, шул кызга язып җибәргән. «Сәлам. Синең фотоңны җибәрделәр. Бик охшагансыз диделәр». Җырчының Инстаграмына язылучылар да бу охшашлыкны күргән. Кайсы: «Нык охшаган! Мин аны сез дип уйладым!», «Бик охшаган, чыннан да» дисә, кайберләре: «Сезгә охшап булмый, сез шундый бер генә», «Сездән ягымлылык бөркелә, ә бу кыздан юк», дип язучылар да булган. //Tatar Today//

Бәйле