«Почмаклар» печеньесын пешерергә өйрәнәбез

Кирәк булачак:

200 г эремчек, 100г май, 100г шикәр комы, 1 йомырка, 2,5 ст он, 1 бал кашыгы разрыхлитель, 1г ванилин.

Пешерү тәртибе:

Эремчекне яхшылап уабыз.

Эремчеккә йомшак май, йомырка салып болгатырга.

Бераздан он, разрыхлитель, ванилин салып камыр басарга. Камыр кулга ябышмаска тиеш.

Әзер камырны 20 минутка калдырып торырга.

Камырны икегә бүлеп җәяргә һәм түгәрәкләп кисәргә (пилмәнгә кебек).

Түгәрәкләргә шикәр комы сибәргә һәм бер яктан капларга, тагын бер кат шикәр сибәргә һәм каплап куярга. Шулай итеп кечкенә почмаклар килеп чыгарга тиеш.

Печеньеларны 20 минут духовкада пешерергә.

 

Бәйле