- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Яшел үзәндә 14 яшьлек мәктәп укучысын көчләгән ир-атны эзлиләр //Tatar today//.
14 яшьлек кыз 20.30 сәгатьтә ялгызы гына өенә кайткан җирдән, җинаятьче кулларына эләгә. Ир-ат Паратский урамында кызның каршына чыга һәм яный-яный үзе белән зират ягына таба алып китә. Кыз бик куркса да, каршы килергә тырыша, кычкыра, ярдәм сорый. Әлеге тавышка, “Пятерочка” кибете янында ике машина туктый. Машина йөртүчеләр әлеге хәлне күзәтеп тора да, юлларын дәвам итә… Кызганыч, балага ярдәмгә бер кеше дә килми.
Җинаятьченең кем икәнлеге ачыкланган. Ул – 37 яшендә, күптән түгел төрмәдән чыккан ир-ат. Хәзерге вакытта аны эзлиләр.
Мәгълүмат Новости Зеленодольска сайтыннан алынды.