«Русия чаңгы юллары — 2017» — гаделсез ярышмы? [фактлар]

«Оештыручыларга — икеле, мондый ярыш буламы инде?!» дип, егет ачулы йөз белән бер хатынга ябырылды. «Русия чаңгы юллары» ярышында менә шундый хәлне дә күзәтергә туры килде//Tatar today//.

11 февральдә Татарстанның күпчелек районнарында “Русия чаңгы юллары – 2017”  күмәк чаңгы ярышлары кысаларында “Татарстан чаңгы юллары  – 2017” чаңгы ярышлары уздырылды.  Биектау районында да әлеге чарага җидти әзерләнгәннәр иде. Катнашучыларны иртәнге сәгать 9дан терки башладылар. Алып баручылар, ерактан ишетелеп торучы дәртле җырлар, казанда пешеп килүче тәмле плов, кайнар чәй -берсен дә  игътибарсыз калдырырга мөмкин түгел. Халык та күтәренке кәефтә, барысы да диярлек чаңгы белән, балалар,мәктәп укучылары да күп. Әйе, бик матур спорт бәйрәме дияр идең  дә, «туй үпкәсез  булмый» дигән кебек, бу ярышның да китек яклары әкрен-әкренләп күренә башлады.

Мәктәп укучылары  арасында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары бик матур үтте, ә менә инде аннан башланды «сабантуй». Я берсе ризасызлык белдереп  китә, я икенчесе  «урыннарны дөрес бирмисез» дип ачулана. Араларында «барыбер гаделлек юк инде» дип кире өйләренә кайтып китүчеләр дә булды.

«Оештыручыларга — икеле, урыннарны бер дә дөрес бирмисез!» дип җикеренә егет. Нәрсә булганын кызыксына башлагач, шул ачыкланды — финишта кемнең беренче өчлеккә кергәнен билгеләп торучылар ялгышлык җибәргән икән. Хатын-кызлар арасында да мондый очраклар булды. Бер төркем финишка килеп җитмичә, икенче төркемне старттан җибәрәләр. Нәтиҗәдә, арттагы беренче өчлек алдагы төркемне куып җитә. Соңгы килүчеләр белән беренче килүчеләр бутала. Медальләрне лаексыз башка кешеләр ала. 

Алай да, гаделлекне эзләп, хаклыкны табучылар да булды, аларга соңрак булса да мактау грамоталары, медальләрне тапшырырга вәгъдә иттеләр. Бу, әлбәттә, сөендерә. Оештыручылар да белә торып бүләкләрне башка кешеләргә бирмидер, әмма мондый чараларга ныклап әзерләнү,  оештыруның һәр ягына да игътибарлы булу кирәк. Быелгы ярыш дәрес булып, икенче елларда мондый хаталар  кабатланмас дип ошанасы килә. 

 

Бәйле