Бәрәңгеле пицца рецепты

Кирәк булачак: 

3-4 бәрәңге, 2 помидор, 1 кабачки, яшел суган, 200-300 г фарш, тоз, борыч, тәмләткечләр.

200-250 мл сөт, 3-4 йомырка, 100 г сыр.

Пешерү тәртибе:

Бәрәңге, помидор, кабачкины юка итеп кенә түгәрәкләп кисәбез. Фаршка тоз-борыч, тәмләткечләр салып бутап алабыз.

Йомырканы күпертеп алабыз һәм сөт белән уылган сыр кушабыз.

Табаны майлыйбыз һәм ингредиентларны катлам-катлам салабыз: бәрәңге, ит, кабачки, помидор, яшел суган. Соңыннан, йомыркалы-сөтле-сырлы катнашманы салабыз да кызган духовкада 45-50 минут пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Бәйле