«Мин әтиемә кирәкме әле, ул мине һаман да яратамы?» [тормыш дәфтәреннән]

Инде караңгы да төшкән икән. Ә мин һаман, утны да кабызырга онытып, тәрәзә янында утырам. Ишегалды буйлап ниндидер шәүлә йөгереп узгандай булды. Шәүлә түгел, минем балачагым икән!

//Безнең гәҗит//

Җәйнең эссе, кояшлы көне иде. Миңа биш-алты яшьләр тирәседер. Ишегалды чирәмендә, алачык күләгәсендә, әни утыра. Әни янында энем белән мин ятабыз. Астыбызда мамык фуфайка, өстебездә юка гына ак җәймә. Ике яшьлек энем инде йоклый. Әни сеңлебезне аяклары өстенә салган да көйли-көйли тирбәтә.

Без инде энем белән йөгереп арыганбыз. Бозауны тау битенә алып чыктык, казларны су буена куып төшердек. Ә инде эшләр беткәч, «дошман» тылына разведкага барып, аларның штабы кайда икәнен белеп кайттык. Шунда бер «немец» белән сугышып, минем күлмәк ертылган. Әни, сеңлебезне тирбәтә-тирбәтә, шул күлмәкне ямап утыра. Ул безне йоклыйлар дип уйлыйдыр. Күзләрем йомылып-йомылып китсә дә, мин йокламыйм әле. Җәймәнең ачык кырые аша әнине күзәтәм. Янымда әни, ул моңлы гына җырлый. Абзарда тавыклар кытаклый. Дөньям түгәрәк. Йоклап китсәм, бу җәннәттән ваз кичәрмен кебек…

Бервакыт, печән өсте иде бу, әти арбага ике үгез җигеп кайтты. Печән алып кайтырга бара икән. Үзе белән мине дә алырга булды. Печән тау артындагы аланлыкта. Елганы аркылы чыктык, тауга күтәрелдек. Печән төягәндә мин дә әтигә булышам имеш, өстә таптап торам. Төяп бетергәч, әти йөкне аркан белән кысып бәйләде дә, без кайтыр юлга чыктык. Биектә утырабыз, миңа үгезләрнең мөгезләре генә күренә. Менә таудан төшә башладык. Мин шүрләп калдым: «Әти, мин төшәм», – дим. «Юк-юк, утыр, – ди әти, – тик миңа ныграк тотын». Арба әле бер якка, әле икенче якка кыйшая, әнә авабыз, менә авабыз кебек тоела. Печән өстеннән шуып китәрбез дә үгезләр өстенә барып төшәрбез шикелле. Ә әти, бернәрсә дә булмаган кебек, тыныч кына сөйләп бара: «Күрәсеңме, мөгезләре белән тоталар. Үгез – ат түгел ул, бервакытта да чабып китми. Үгезнең тискәрелеге менә кайда файдалы». Әтинең тынычлыгы миңа да күчә. Аның җилкәсе артында миңа инде бернәрсә дә куркыныч түгел кебек.

Истәлекләремне биш яшьлек кызым тавышы бүлдерде: «Әти, кил әле монда». Ул инде йокларга яткан иде, һаман йоклый алмый икән әле. Кердем янына. «Утыр әле», – ди. Утырырга да өлгермәдем, кулымны эләктереп алып баш астына салды да: «Менә шулай төне буе утыр», – ди, тавышына кырыс ноталар өстәргә тырышып. Үзе елмаюын тыя алмый, караңгыда шаян күзләре ялтырап китә… Учым аша кызымның җылысы агыла… Сүзләр нигә? Якын кешеңнең дөньяда барлыгын, аның бәхетле булуын тою рәхәтеннән дә бөек нәрсә бармы бу галәмдә? Сүзләр белән генә аңлатып буламы моны? Аны аңлатырлык сүзләр уйлап табылганмы әле?

Кызым янында шулай озак кына утырганнан соң, мин, китәргә җыенып, тора башладым. Ишеккә җитеп килгәндә, кызым юрганын тибеп җибәрде дә: «Әти, ябындыр әле мине», – ди. Үзе чырык-чырык көлә. Мин аның юрганны юри тибеп очырганын беләм, ләкин ачуланмыйм. Кире әйләнеп киләм, яңадан өстенә ябам, битеннән үбәм, тыныч йокы телим һәм китәм. Чөнки беләм, кызым тагын бер кат тикшереп карарга тели: мин әтиемә кирәкме әле, ул мине һаман да яратамы?

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Бәйле