Урамда буран, юлларда бөкеләр [һава торышы]

Казанда һава торышының үзгәрүе сәбәпле юллардагы вазгыять начарланып китте. Көчле буран юл-транспорт һәлакәтләре һәм бөкеләр тудырды. //Татар-информ, Tatar Today//

«Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча Казан юлларында тыгынлык 7 баллга җитте. Иң зур бөке Җиңү проспектында академик Сахаров урамыннан Өченче транспорт дамбасына кадәр күзәтелә. Бу бөке һәлакәт булу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Ямашев проспектында да шундый ук тыгынлык күзәтелә. Хәрәкәт Әмирхан проспектыннан Өченче транспорт дамбасына кадәр тукталган. Болардан тыш Оренбург трактыннан Универсиада проспектына кадәр Әмәт магистралендә бөке сузылган.

Иртәнге өч сәгать эчендә кизү частена 60лап юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешкән.

Менә шушындый бөкеләр белән Казан урамнары тулды. Кемдер укырга, эшкә соңга калып, һава торышын тәрәзә аша каһәрләп баргандыр бүген.

бөкеләр

 

Бәйле