Изге Вәли көненә Илсөя Бәдретдиновадан, Тямаевтан котлау, ИлГәрәйдән чәчәк урынына яңа җыр

Гүзәл Уразова Гашыйклар көненә котлап яңа клип чыгарган. Ә калган артистлардан нинди котлау ала икән тамашачылар? //Tatar Today//

Илсөя Бәдретдинова махсус үзеннән һәм төркеменнән мондыйрак котлауны җиткерә.

«Кадерле дуслар! Мин махсус үземнең һәм төркемемнең исеменнән Гашыйклар көне белән котлауларымны җиткерәм. Һәр көнегезне яратып, яратылышып, рәхәтләнеп яшәргә язсын сезгә! Бер сәбәпсез генә чәчәкләр биреп, бәлеш пешереп, «Мин сине яратам, матурым» дип, кочаклашып, дөньягызны онытып, бәхетле булырга язсын һәрберегезгә!» ди.

Фирдүс Тямаев та үзенең матур сүзләре белән уртаклашып видео төшерә: «Хөрмәтле дуслар! Сезне Изге Вәли көне белән чын күңелдән котлыйм! Бер-берегезне яратып, аңлашып яшәгез! Бары тик аңлашып яшәсәгез генә, гаиләдә иминлек һәм бәхет булыр», дип әйтә.

ИлГәрәй бәйрәмдә үзенең мәхәббәткә һәм хисләргә багышланган яңа җырын тәкъдим итүе белән аерыла. Җыры «Гашыйк мин» дип атала. Сөйгән ярыгызны чәчәк бәйләме белән генә түгел, ә минем яңа җырым белән дә сөендерсәгез була», дип яза.  

 

Бәйле