Киров өлкәсенең Нократ Аланы егете 24 яшьлек Рәшит Галимҗановның туганнары исән-сау әйләнеп кайтуын көтсәләр дә, бу хыяллары чынга ашмый. 2016 елның 5 декабрендә чыгып киткән егетне 26 гыйнвар көнне үле килеш табып алалар. //Ватаным Татарстан//
“Башка төрле балам иде”
Рәшит – Дания апаның төпчек улы. Ул аны 31 яшендә таба. Ике абыйсы Илдар белән Марат өчен дә энеләре бик якын, кадерле була. “Рәшит бер абыйсыннан – 9, икенче абыйсыннан 6 яшькә кече иде. Шуңа да алар аны курчак кебек күтәреп кенә йөрттеләр. Икесенә дә тансык иде. Кыз табам дип алып кайттым бит мин аны. Әллә шуңа да бик чибәр иде ул”, – дип искә ала әнисе.
Дания апаның үз язмышы да гыйбрәтле. Нократ Аланы районының Арнорек авылына кияүгә чыга ул. Ире Фәрит белән матур гына тормыш коралар. Дания апаның үз бизнесы, Фәрит абыйның агач эшкәртү заводы була. Балаларына сөенеп яшәгәндә, гаилә таркала. Дания апа Нократ Аланына кайтып китә. Бу вакытта Рәшит 10 нчы сыйныфта укыган була. Әмма ир белән хатын арасында ни генә булса да, балалар әтиләре белән аралашудан туктамый. Олы уллары Илдар, гаилә корып, Ханты-Манси округындагы Урай шәһәрендә гомер итә, Маратлары Казанда яши. Аның да – үз гаиләсе. Инде менә озакламый Рәшит тә башлы-күзле булырга хыяллана. Казан мәчетендә никах укытырга сөйләшкән булганнар.
“Рәшитнең Биектау районында йөргән кызы бар иде. Ул баланы да электән беләм. Бик акыллы кыз. Аралашып тора идек. Ул укып, кулына диплом алгач, балалар өйләнешәсе иде. Тик булмады бит, – ди елый-елый искә ала Дания апа. – Рәшитебез уку белән артык дус булмады. Мәктәпне тәмамлаганда иң яхшы спортчылар дип укучыларны бүләкли башладылар. Алар арасында улым да бар иде. Мин хәтта аптырап та киттем. Бу хакта белми дә идем. Үзе дә күп сөйләшмәде. Югары уку йортына керсә дә, укуын ташлады. Әтисе хәрби хезмәткә баруын теләде. Ә мин исә, дипломлы белгеч булсын, дидем. Армиядән сержант булып, әллә никадәр мактау кәгазьләре белән кайтты. Шулай итеп, әтисенең теләге үтәлде, ә минеке – юк”.
Әле ярый каенанам бар!
Дания апа ире белән аерылышу ачыларын оныткан инде. Аның башка гаиләсе булса да, аралашып яшәргә тырышалар. Җитмәсә, бала хәсрәте аларны тагын якынайта. Фәрит абый да төпчеген югалтуны авыр кичерә икән. Улы армиядән кайткач: “Бу агач эшкәртү заводы улыма инде. Әйдә, шунда эшләсен”, – дип үз янына чакырып ала. Дания апа еш кына элек яшәгән авылына кайтып йөри. Каенанасы аны һәрчак якын итеп тора. Соңгы тапкыр узган елның ноябрь ахырында кайта ул. Рәшит тә әбиләре йортына килә. Әнисенең алдына ятып тора. “Мин аның чәчләреннән сыйпап яраттым.Үзе дә иркәләнеп торды. Шундый сагындым, әнием, диде. Шулай аерылыштык. Аннары берничә көн узгач, улым миңа ике сумка ит алып килде. Үзенең ашларына хәстәрләнүе булды микән?” – дип өзгәләнә Дания апа.
Кырыгын уздырганмын
Узган елның 4 декабрендә Рәшит Казанга юл тота. “Улым шундый матур итеп киенгән иде. Аягында – ап-ак оекбаш. Гел актан йөрергә яратты”, – дип искә ала икән әбисе дә. Рәшит иң элек Казандагы абыйсы Марат янына килә. “Ул көнне без тәгәрмәчләр алыштырдык. Бергә йөрдек. Энем Казанда эшләрен бетергәч, Биектауга йөргән кызы янына китте”, – ди Марат. Энесенең үлеменнән әле ул да айнып җитмәгән. “Уртанчы улым бу хәсрәтне авыр кичерә. Алар гел бергә иде бит. Ир-ат кычкырып елый алмый шул, ярый без елыйбыз да, даруын да эчәбез, сөйләшеп булса да күңелне бушатабыз. Алар исә кешегә күрсәтми генә тилмерә”, – ди Дания апа.
Декабрь башында ук югалган энеләре Яңа елга да табылмагач, туганнар җыелышып, Рәшит исән-сау кайтсын дип, аш уздырырга булалар. “14 гыйнварда әбиләр җыйдым. Улым кайтсын дип догалар укыдым. Кайтты ул. Тик исән генә түгел иде. Хәзер шуңа да сөенәм. Кешечә озата алдык. Гәүдәсе матур, этләр дә, кошлар да тимәгән”, – ди әнисе. Ана күңеле сизенгән, ахры, аш уздырган көнне Рәшитнең үлгәненә нәкъ 40 көн була.
Рәшитнең мәетен Питрәч районының Урта Ия авылы янәшәсендәге урман буенда табалар. “Коркачык юлыннан кереп киткәч, Ямаширмә авылында үз әнием тора иде. Рәшит шул яктагы Кызыл Күл авылына китмәгән, Урта Ия авылына таба борылган. Кеше булмаган урынны эзләгән. Машинасын туктаткан да, бераз китеп, элмәккә менгән. Ни булган, ни өчен андый адымга барган – хәзер инде берни әйтә алмыйбыз. Кызы яныннан юлга чыккач та, үз- үзенә кул салган булып чыга. Телефонындагы шалтыратуларны карадылар. Тик бер генә чит кеше белән дә сөйләшмәгән. Әтисе, мин, абыйлары, йөргән кызы… Кемдер начар ният кылгандыр дип тә уйламыйбыз. Ялгышкан балам. Никләр минем турыда уйламады икән…” – дип өзгәләнә Дания апа.
“Сау бул. Гафу ит”
Рәшитнең әнисе сөйләвенчә, улы йөргән кызы янына килгәндә үк кәефсез була. “Минем телефондагы номерлар юкка чыккан. Син тидеңме әллә?” – ди. Шулчак сөйгәне телефонны кулына ала да тиз генә андагы номерларны табып бирә. Шулчак Рәшит аннан гафу үтенә. “Кызы аңа бүләк итеп бик кыйммәтле сәгать биргән иде. Рәшит шуны салып өстәлгә куя. “Бу сәгать миңа башка кирәкми инде. Сау бул. Гафу ит”, – дигәндә аның күзләреннән яшь ага. Кызы Рәшитне ничек кенә юатырга теләсә дә, ул тыңламый. Өстәлгә унбиш мең сум акча куеп калдыра да, син мине башка күрмәссең, дип чыгып китә.
Рәшитнең иң элек машинасы табыла. Аны полициядә эшләүче ир-ат күреп ала. Номерларын тикшергәч, хуҗасының эзләнгәнен белә. Ә менә шул машинадан ерак түгел асылынып торган мәетне күрүче булмый. Кар күп явып, Рәшитнең гәүдәсен каплый. Эзли башлагач, аны да табалар. Тик менә җанын өшеткән тагын бер әйбер бар әле. Рәшитнең машинасын талап киткәннәр. Аның паспортын, машина документлары, магнитоласы, ноутбугы, буферын алганнар. Әнисе угрылардан шуларны кайтаруны сорый. Машинага берни булмаган. Рәшитне әтисенең туган авылына алып кайтып җирлиләр. Кырыгын да әбисендә уздырырга дип торалар.
“Без монда бәйрәм итәбез”
Энеләре югалгач, Галимҗановлар күрәзәчеләр янына бара. Барысы да: “Улыгыз исән, озакламый кайта”, – ди. Хәтта бер күрәзәчегә Рәшитнең фотосын тотып, өч көн рәттән өч туганы бара. Багучы төрлесенә төрле сүз әйтә. Мәскәүдә яшәүче бер туганнары исә Рәшит югалган көнне үк экстрасенс янына юл тота. “Машинасында утыра. Аяк астында куркыныч сагалап тора”, – ди багучы. Берничә көннән кабат шул ук экстрасенска баралар. Монысында ул өметле сүз әйтми. “Энем бу хакта Рәшитне җирләгәч кенә сөйләде”, – ди Дания апа. Галимҗановлар Рәшитне Яңа елга кайтып керер дип көтсә дә, эшнең өметле түгеллеген сизенәләр. Югалган егет бер туганнарының төшенә дә керә. “40 яшендә Мансур исемле туганыбыз үлгән иде. Ул бер апабызның төшенә кереп: “Без монда Рәшит белән бергә бәйрәм итәбез әле”, – дигән. Табылганчы улы әнисенең төшенә дә кергән. “Кайдалыгын сорасам да, гел дәшмичә торды. Ә хәзер төшкә кергәне юк. Йөрәгемә бик авыр. Улымны искә алмаган минутым юк”, – ди ул.
Гөлгенә Шиһапова