«Бәләкәчкә ун ай булгач, табиблар: «Балагызда Даун синдромы…» дип, телсез калдыра…»

Кинәт кенә югалып калган, төшенкелеккә бирелгән, кемгәдер рәнҗегән, үпкәләгән чаклары да булмады түгел, булды аның. Әмма баласының башкалардан ким булмавын күрсәтәсе килү теләге һәрвакыт алга барырга, ябык ишекләрне ачтырырга мәҗбүр итә килде. //Сөембикә//

Язманы күңелне тетрәткеч саннардан башлыйсы килә: безнең илдә ел саен 2000 нән артык бала «Даун синдромы» белән туа. Ел саен шуларның 85 проценты турыдан-туры балалар йортларына озатыла. Тышкы кыяфәтләре белән үк башка балалардан аерылып торган ул сабыйларга әни назы да, әни кочагының җылысын да тату насыйп булмый. Туганнан бирле йөзләреннән китмәгән елмаюны гомер буе саклый алар. Янәшә-тирәдәгеләрнең мыскыллы-кызганулы карашларына аларның җавабы шул – елмаю инде! Андый балаларга Аллаһы Тәгалә артык хромосома бирә, диләр. Үзләрен ят итеп кабул иткән бу дөньяга алар, ни гаҗәп, иң бәхетле кеше сыман шатланып карыйлар. Яратып караган кешене алар шундук кочаклап алырга әзер.

iHm0inOuSfE
Мине дә ул бер күрүдә кочаклап ала, колагыма иелеп: «Яратам», – дип пышылдый. Зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп миңа карый. Ышанып, чыннан да яратып карый. Аннары килеп әнисенә сыена. Яныннан бертуктаусыз нур-яктылык бөркелеп торган бу бала үзе дә шуңа – яратуга мохтаҗ…

– Шундый ул, – ди әнисе кызыннан күзен ала алмыйча. – Хәленнән килсә, бөтен дөньяны кочып алыр иде. Алар бит ачу дигәннең дә, көнләшү, үч дигәннең дә ни икәнен белми. Шуңа аларны «кояшлы балалар» дип атыйлар.

Саба районының Байлар Сабасы авылында яшәүче Рәмзия белән Азат Зариповлар гаиләсенең тыныч кына, бер көйгә аккан тормышын бер мизгелдә үзгәртеп куйган, хәер, болай дию генә дә аз, астын-өскә китергән сүнмәс «кояшы» – Ләйсән турында бара сүзебез. Яратышып, күзгә-күз карашып 31 ел бергә гомер кичкән ир белән хатынның төпчеге – көтеп алганы! Бәләкәче тугач та, инде ике кызы үсеп килгән ана: «Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсенә кызлар бирә», – дип куанган иде.

Алай гына булып чыкмый шул. Аллаһы Тәгалә аны, кыз биреп сөендерә дә… Бәләкәчкә ун ай булды дигәндә, табиблар әти белән әнине: «Балагызда Даун синдромы…» – дип, телсез калдыра. Рәмзия ханым, моннан 20 ел элек булган ул вакыйгаларны, кире кайта-кайта, күңелендәгесен барлый. «Ул чагында бу зәхмәтнең ни икәнен дә яхшылап белеп бетерми идек бит әле», – ди әни кеше. «Ишеткәч, яшен суккандай булды», – дип, хатынының ачыргаланып әйткән сүзләрен эләктереп ала ире.

Кызганычка каршы, гаиләгә килгән кайгы-хәсрәтнең беренчесе генә булмый бу. Башта яшь тә сигез айлык кызлары Алсу үлеп китә. «Мондый ачы хәсрәтне башка берәүгә дә күрсәтмә», – дип елый күбәләк гомерле баласын бер генә минутка да исеннән чыгара алмаган ана. Аннары уртанчы кызлары Әдиләнең бер күзе күрми башлый. Ата-ана өчен тагын бер зур хәсрәт. Язмыш аларны, берсеннән-берсе матур-акыллы кызлар бүләк итә-итә, әллә сөендерә, әллә сыный.

Ys71oEGUSH0

Нигә без шундый?
Белмим, кайсы мәлдән, кайсы очрактан соң башлангандыр шушы төпчек кызны, без әйтергә яратканча, «җәмгыятьнең актив әгъзасы» итү өчен көрәш? Бәлкем, мөһер булып сугылган әлеге диагнозны ишеткән көннәндер, ә бәлкем, кызчыкны беренче мәртәбә балалар бакчасына илткән көннәндер?! Ә бәлкем, бәйрәмчә киендереп, кулына чәчәкләр тоттырып, тәүге мәртәбә мәктәпкә – баланың, теле белән әйтмәсә дә, әти-әнисе күптән сизеп торган олы хыялына ирешкән яшьтәшләре – кыз-малайлар белән янәшә баскан мизгелдәндер?!

– Мин декрет ялына җәмәгать туклануы предприятиесендә эшләгән җиремнән киткән идем, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Декрет ялы озакка сузылды. Ләйсәнемне, ныгысын дип, дүрт яшенә кадәр имездем. Аннан, аны балалар бакчасына алсыннар дип, 6 нчы разрядлы ашчы булуыма карамастан, 3 нче разряд белән бакчага эшкә урнаштым. Бер ай дигәндә: «Кызыңны ал, балаларны куркыта», – дип, мыскыллап куып чыгардылар безне. Бик кимсендем шул чагында. Нигә без шундый икән? – дип өзгәләнә Рәмзия ханым.

Яшьтәшләре белән чагыштырганда, бала чыннан да үсеш ягыннан артта калып бара. Нишлисең, чире шундый: ул дүрт яшендә генә йөреп киткән, җиде яшендә кыенлык белән генә сөйләшә башлаган.

Түбәнсетүләр, кырын карашлар моның белән генә бетми әле. Алда әни белән кызны аның тагын да ачырагы сагалап торган икән. Ләйсәннең укырга барыр яше җитә. Бу көнне Зариповлар гаиләсе дә түземсезләнеп көтеп ала. Бәләкәй кызга мәктәп формасы, портфель сатып алалар. Чәчләренә зур-ак бант тагып, кат-кат үлчәп караган формасын да киеп алгач, Ләйсән карап туймаслык матур кызга әйләнә дә куя.

Инде кулына укытучысына бирәчәк чәчәк бәйләмен дә тоттыргач, кызның иңнәренә канатлар үскәндәй була. «Укытучыма!» – ди ул, үзе генә аңлаган сүзләрне кабатлап. Мәктәпкә барганда да, башка балалар белән беррәттән тантаналы линейкада басып торганда да кызчыкның шатлыгы эченә сыймый. Инде сыйныфларга таралышыр вакыт та җитә. Кызганычка каршы, Ләйсәннең мәктәп белән танышлыгы шуның белән төгәлләнә. Беренче кыңгырау яңгырауга ук әнисе кызын кулыннан җитәкләп өенә алып кайтып китә. Алдан сөйләшеп куелганча, баланы өйдә укытырга булалар. Укулар өч елдан соң тукталып кала. Укытучыларны өйгә барып йөрүләр туйдырамы, әллә инде бу балага уку нәрсәгә, дип уйлаганнардырмы, әллә бюджет кысканмы… Шулай итеп, 20 яшьлек Ләйсән ни укырга, ни язарга өйрәнмичә кала.
– Нишлисез инде? – дим, Ләйсән өчен борчылып.
– Шөкер, узган елның сентябреннән Ләйсәнем яңадан укый башлады, – ди Рәмзия ханым. – Пенсиядәге бер укытучы укыта. Инде уңышлары да бар. Бик тырыша, башкалар шикелле буласы килә. Хәтере бик әйбәт аның. Интернетта апаларыннан да яхшырак аңлаша, белмәгәне юк.

Әйе, ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз төркемен булдырган, бүген аңа килгән хатларның, язылган фикерләрнең хисабы-саны юк. Үзе аңламаганнарны кыз тәрҗемә аша микрофоннан тыңлый.

CzgZGQFaKu8
«Бию белән яшим»
Әгәр дә Ләйсәннең ерак-еракларга китә торган хыяллары, үҗәтлеге булмаса, янында аның һәр адымын саклап-кайгыртып торучы кыю йөрәкле, тәвәккәл әнисе булмаса, нишләр иде икән ул бүген?! Аңлашыла ки, үсеш үзенчәлекләре дүрт стена арасына «йомылырга» мәҗбүр иткән, көннең көнендә бары туганнары, якыннары белән генә аралашыр мөмкинлеге булган социаль изоляция… Аның язмышына охшаш меңләгән балаларныкы кебек үтергеч-бетергеч ялгызлык…

Тик бу куркыныч әкият Ләйсән Зариповага кагылмый. Бүген ул – кайнап-гөрләп торган тормышның нәкъ үзәгендә. Аны бүген районда һәм республикада гына түгел, илдә, бер дә арттырмыйча әйтер идем, дөньяда беләләр. Гаҗәпләнерлекме? Әйе, гаҗәпләнерлек! Чөнки мондый хәлнең әле, ил тарихында ук дип әйтмәсәм дә, республика тарихында булганы юк.

Бәләкәй кызчык йөреп китүгә үк бии башлый. Ул бик музыкаль. Бию хәрәкәтләрен үзе уйлап чыгара һәм бии, бии… Бию хәрәкәтләренә феноменаль хәтере әнисен, апаларын гына түгел, хореографларны хәйран калдыра. Сәхнә кызның хыялына әверелә. «Биисем килә», – ди ул көннәрдән бер көнне аның һәр сүзен җөпләргә, куәтләргә торган әнисенә.
– Безне әледән-әле район күләмендә уздырыла торган концертларга, инвалидлар көненә багышланган кичәләргә чакыралар, – дип дәвам итә Рәмзия Зарипова. – Ике ел элек кызымның биюләрен видеога төшереп, социаль челтәргә куя башлаган идем. Бервакыт аларны гомерен Даун синдромы булган балаларга багышлаган шагыйрә Захира Шетлер күреп алган. Ул Ләйсәннең талантын ачты, аңа ышанды. Аның киңәше белән мин кызыма хореограф эзләргә керештем. Һәм таптым. Ул – Казан федераль университетының хореография бүлегендә укучы, үзебезнең район кызы Альбина Фәтхриева. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, бик килештеләр. Хәзер алар бергәләшеп бииләр. Инклюзив бию турында ишеткәнегез бардыр бит?!

Ишеткәнебез бар, әлбәттә. Инвалид кешенең сәламәт кеше белән бергәләшеп биюен шулай дип атыйлар. Инклюзив бию – чикләр һәм континентлар аша салынган күпер шикелле. Биегәндә бөтен кеше бертигез. Тормышыңны үзгәртәсең килә икән, Ләйсән шикелле бие дә бие генә!

VMUsaT2zMhE
Ябыгу тарихы
Сәхнәгә чыкканчы, Ләйсәнгә шактый ук көч түгәргә, тырышырга туры килә әле. 18 яшендә 80 килограммнан узып барган кызга бию турында хыялланасы да юк.
«Әни, ничек ябыгыйм?» Бертуктаусыз көзге каршына басып, чыраен сытып торган кызына янә әнисе ярдәмгә килә. Фитнес клубының танылган тренеры Азат Вәлиуллин янына бара, сөйләшә. «Зинһар, кызыма ярдәм ит!» – ди. Шул көннән алып тренер Ләйсән белән атнасына өч мәртәбә икешәр сәгать шөгыльләнә башлый. Ул аңа тренажерда шөгыльләнү өчен индивидуаль программа төзи, махсус диета тәкъдим итә. Һәм күнегү барышында бер генә минутка да аны күз алдыннан ычкындырмый. Ни дисәң дә, авыру бала бит. Даун синдромы гына түгел бит анда: йөрәк өянәге дә… Ихтыяр көче, туктаусыз күнегүләр үзенекен эшли: Ләйсән ярты ел эчендә 23 килограммга ябыга! «Тукталырга җыенмый, иртән 30 ар минут зумба белән шөгыльләнә, фитнес-клубка йөри», – ди әнисе, канәгать елмаеп. Зифа буй-сынлы оста биючегә инде күптәнге хыялын тормышка ашырырга да вакыт!

mUQuj8uN1Lg

Халыкара фестивальләр, бәйгеләр дипломанты
Һәм, ниһаять, Зариповларның кызы Ләйсән – сәхнәдә! Рәмзия уңышларның әле алда булачагына, төпчегенең кеше сокландырырлык эшләр майтарачагына аз гына да икеләнми. Кызын дөньяга чыгару, инвалид балаларның да җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданнары булуын исбатлау өчен сират күпере кичкән әни башкача уйлый да алмый.
Ләйсәннең беренче мәртәбә зур сәхнәгә күтәрелүе моннан ике ел элек була. «Ул елны Тула шәһәрендә эстрада сәнгатенең «Дуслык канатлары» дип аталган халыкара фестиваль бәйге үткәрелде, – ди Рәмзия ханым. – Шунда хореограф Альбина белән Ләйсән дә чыгыш ясады.

Кызыма, иң оста биюче буларак, Гран-при тапшырылды. Бу уңыш аңа зур сәхнәгә юл ачты. Фестивальләрдә катнашу өчен тәкъдим арты тәкъдим китте. Мәскәүгә «Бергә яхшырак!» бәйрәменә дә бардык. «Космофест-2015» фестивалендә безнең кызлар янә Гран-при яулады. Ләйсәнем Инклюзив Дэнс халыкара фестивалендә Швеция, Австрия, Нидерланд, Италия, Аргентина илләреннән килгән биючеләр белән көч ярышып, II дәрәҗә лауреат исеме алды. Аны хәзер бәйрәм концертларына еш чакыралар. Кая гына бармасын, кайда гына булмасын – мин һәрвакыт аның янында. Мин аңа һәрчак әйтәм: «Курыкма, мин синең белән! Мин синең яныңда! Кызым, без җиңәргә тиеш! Ул үзен аңлауга, яратуга мохтаҗ. Аңа башка берни кирәкми».

SjRrZ453PhU
Рәмзия бу уңышларның ни бәрабәренә килүен үзе генә белә. Ул – оста ашчы – 2000 нче елдан яраткан эшен ташлап, гомерен авыру бала тәрбияләүгә багышлаган. Ләйсәнгә 2 яшь тулганнан соң табибларга йөрүне туктаталар. Файдасыз! Сабыена читләрнең бүре баласына караган шикелле каравына да тешен кысып түзә, ачуланмый, каты бәрелми, кире кайтарып сүз әйтми. Файдасыз! Үзенә, кызына дусларны, аны, бары аны гына аңлый торган кешеләрне читтән эзли ул. Һәм таба. Йөзләгән, меңләгән фикердәшләр таба! Баксаң, ул бер дә ялгыз түгел икән. Шул рәвешле, авырлыктан чыгу юллары табыла. Ул Даун синдромлы балалары булган әти-әниләргә интернет аша мөрәҗәгать белән чыга. «Ләйсән шикелле балаларның проблемасы мине нык борчый. Балаларыгызны ташламагыз! Андый балалар – «өметсез» дигәнне Ләйсәнем үрнәгендә юкка чыгарасым килә», – дип яза ул. Аны ишетәләр, аның белән киңәшләшәләр, серләшәләр. Елашып та алалар. Байлар Сабасында яшәп ятучы гади бер авыл хатынының исеме тора-бара әнә шулай ил күләмендә яңгырый, телдән-телгә йөри башлый. Авыру балалар саны (гомумән, Даун синдромы турында гына бармый сүз) елдан-ел арта барган бер мәлдә, илебез генофонды чаң сугар дәрәҗәгә җиткән бер вакытта Рәмзия Зарипова, биек киртәләрне үтеп, җанында кайнаган хисләрен аны ишетмәүчеләргә, дөресрәге, ишетергә теләмәүчеләргә түкми-чәчми җиткерү өчен җан тырмаша.

Ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Турысын гына сөйли, дөресен генә әйтә. «Ярый әле Аллаһы Тәгалә миңа шушы баланы бирде!» – дигәндә дә, сүзләре чын йөрәктән, ихлас күңелдән яңгырый. «Кояшлы бала» янында үзеңне башкача тоту мөмкин дә түгел. Аннары… ярамый да.

45VR8XqL58E
…Сәхнәдә – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең «Хатын-кыз – ана» номинациясендә катнашучы Рәмзия Рәшит кызы Зарипова. Залда тын калып, аны тыңлаган әниләргә-сеңелләргә инвалид бала тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә саваплы эш, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы сынау булуы турында сөйли-сөйли дә: «Ярый әле ул бар!» – дип куя ул. Тамашачылар аңа гөрләтеп кул чаба. Чыгышын төгәлләгәндә генә экранда ут кабына һәм кыз белән ана пәйда була. Шулчак Ләйсән әнисенең бертуктаусыз: «Без җиңәргә тиеш!» – дигән сүзләрен искә төшерепме, колагына иелә дә: «Әнием, син җиңәргә тиеш!» – дип кабатлый. Бер уйласаң, «Кояшы»ның нурын бөтен дөньяга таратучы, илләр белән илләр арасында өмет күпере салучы бу ана инде күптән җиңүче бит!

Мәдинә Авзалова

Бәйле