Җырчы Салават Фәтхетдиновның озын буйлы спортсменнар белән фотога төшергә гадәткә кергән ахры. Бу юлы ул волейболчы Александр Волков белән Инстаграмда фото урнаштырган. //Tatar Today//
Белгәнебезчә, Александр Волков — Русиянең атказанган спорт мастеры, “Динамо” төркеме уенчысы, Лонданда үткән ХХХ Олимпиада уеннары чемпионы.
Салават әфәнде бу юлы: “Монда да буй җитми”, дип язган. Шулай ук, фото астына төрле фикерләре белән уртаклашучылар да шактый. “Салават абый озын буй турында хыялланган ахрысы”, “Кечкенә кеше – чикләвек төше, зур кеше – дуңгыз төше”, “Сезгә кечкенә булу килешә”, “Икенче серия”, дип язучылар бар.