«Никах алдыннан булса да, куркак егеттән вакытында котылдың, кызым!» [булган хәл]

Танышларыбызның кызы биш ел буена бер егет белән йөрде. Бик яратышып йөрделәр, быел җәй никахлары булырга тиеш иде. Бер атнадан соң никахым булачак дип, көтеп утырган кызның фатиры ишегендә кыңгырау шалтыраган. Мөслим районыннан егетнең әнисе белән апасы килеп кереп, ишек төбендә бераз сөртенеп торганнан соң, никах булмаячак дип хәбәр иткәннәр болар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Менә шулай – барысын да килештереп, күлмәкләр әзерләнеп беткәч, егет ягы кире уйлады. Янәсе, хәзер вакыты ул түгел әле, инвалид абыйларын дәваларга акча күп кирәк, фәлән-төгән дип акланганнар. Бу сәбәпне эзләп, гаилә утырышында озак уйлашканнардыр инде. Тумыштан инвалид кешене нәкъ менә хәзер, никахка бер атна кала дәваламыйлар бит инде. Гомер буе утырган кеше хәзер генә йөгереп китмәс.

Монысы уйлап чыгарылган сәбәп кенә. Ә чын сәбәбе үзләрен югарырак бәяләү булгандыр инде. Куркак егет үзе килеп тә маташмаган. Кыз шалтыратмасын дип, бөтен телефоннарын блокка куеп бетергән, интернеттагы битен дә “бикләгән”. Чын кабахәт булып чыкты ул егет, менә кем белгән диген бит.

Танышларыбызның бик авыр чорлары булды инде ул. Кыз елады да, елады, әниләре куркып беттеләр. Берәр нәрсә эшли күрмәсен дип, гел саклап кына йөрделәр. Эштә чакта да кыз белән гел шалтыратышып кына тордылар. Бик яратышып йөргәннәр иде югыйсә.

Егет гел аларда ашап-эчеп ятты, тәмам үз кеше булып беткән иде инде. Әти-әнисе икесен парлап Төркияләргә алып бардылар. Рәхмәте шул булгандыр инде. Яраткан булса, алай эшләмәс иде. Мин хәерлегә генә булган дидем. Кызның андый куркак кешегә кияүгә чыкмавы чынлап та хәерлерәк. Егетләр дә әллә нинди китте хәзер. Кая ди ул элеккеге чын, сүзе сүз булган ир-егетләр! Югыйсә, егет сүзе бер булыр дип юкка әйтмәгәннәр бит.

Г., Чаллы шәһәре.

Бәйле