«Морг хезмәткәрләренә карата кайчан катгый закон булыр? Акчасыз хәзер үлергә дә ярамый…»

Декабрь аеның соңгы көннәрендә Түбән Камада яшәүче туганыбыз үлеп китте. Үлгәч, мәетне ярдырырга кирәк икән. Ял көне булу сәбәпле, бу эш дүшәмбегә калды. Ял көне дә яралар, әмма ул икеләтә кыйммәтрәк була. Ярдырмасаң, мәетне күмү өчен рөхсәт кәгазе бирмиләр. Туганыбыз авырып, больницага барган җирендә үлде. //Безнең гәҗит//

Дүшәмбе җитте. Моргта сигез мәет икән. Безнеке чиратта беренче булып тора. Без инде, эше бетәдер, дип, көтеп торабыз. Кышкы көн кыска, җитмәсә суык. Мәчеттә мәетне юучылар белән дә вакытын килешеп куйган идек. Зәйдә зиратта да кабер җитешеп килә. Бездә, мөселманнарда, үлгән кешене озакка сузарга да ярамый бит әле. Берәр сәгатьтән, инде әзердер, дип, моргка керсәк, әле кагылмаганнар да. Кем акча төртә, шулар гына якыннарын алып китеп бара икән. Кырык төрле сәбәп табып, безнең акча биргәнне көтә икән бит болар. Шуннан бер туганыбыз боларның кесәсенә меңәр ярым сум салды. Шуннан соң гына кыймылдый башлады тегеләр. Ярар, булды, эш бетте. «Мәгез, алыгыз», – дип, каталканы ишек төбенә китереп аттылар да, күз ачып йомганчы юк та булдылар. Ичмасам, өстенә бер чүпрәк тә капламаганнар, гел кан гына. Күз алдына китерәсездер: якынын шундый хәлдә күргәч, сәламәт кеше дә акылдан язар. Монысының да рәте бар икән, без аз биргәнбез, бишәр мең кирәк булган.

Җәмәгать, бу мәетне яру дигән әйбер безгә кирәкме, хөкүмәткә кирәкме? Хөкүмәткә булгач, ул бит бушлай булырга тиеш. Үзебез, ярыгыз әле, дип сорамадык бит. Дөрес, тормышта төрле хәлләр була, кемгәдер экспертиза үткәрергә дә кирәк, Алла сакласын! Морг хезмәткәрләренә карата кайчан катгый закон булыр икән соң? Мондый тәртипсезлек Татарстанның бөтен районнарында да бар, ди. Әле әнә Зәйдә 83 яшьлек әбине ярган өчен дә акча сораганнар. Нәрсә өчен ул акча?

Хөрмәтле редакция, мин беркемне дә җавапка тартсыннар, димим. Кайгы бөтен кешегә дә беркөнне килми. Бу әйбер белән, иртәме-соңмы, барыбыз да очраша. Шушы хатым Татарстан Дәүләт Советына да барып җитсен иде, һәм халык өчен файдалы закон кабул итсәләр иде дигән зур өметләр белән,

Илдар ШАКИРОВ,

Түбән Кама шәһәре

Бәйле