- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Янгын чыгу турында мәгълүмат коткаручыларга кичә 19.48 килеп ирешкән. Чистайның 67 номерлы янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килеп җиткәндә, бер катлы агач йортны тулысы белән ут чолгап алган һәм аның түбәсе ишелеп төшкән була //Татар информ//.
20.33 тә янгын тулысынча сүндерелгән. Биш минуттан, ишелгән конструкцияләрне аралаган вакытта, янгын сүндерүчеләр 32 яшьлек хатын-кызның һәм 3 яшьтән 4 яшькә кадәр ике баланың гәүдәләрен тапкан.
Гаилә башлыгы бу вакытта эштә булган. Гаилә имин булмаганнар исәбендә тормаган
Фоторәсемнәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән алынды.