Ришат Төхвәтуллинның Кукмара итекләрендә типтергәнен күрәсегез киләме? Алайса, йолдыз урнаштырган видеоны карагыз. Ришат җырчы гына түгел, шәп биюче дә икән бит. //Tatar Today//
Җырчы шул районда концерт куйгач, Кукмара итекләре бүләккә эләккән үзенә. Ул шул хәтле сөенгән ки, хәтта тамаша бетүгә, итекләрен киеп бии-бии видеога төшкән. Үзенең иҗади төркеме белән дә биеп алган.
Видео астына язучылар бик кызык сүзләр калдырган: “Ришат, итекне тишәсең бит!”, “Кукмара итекләрен кигәч, биисе генә килеп торамы?”, “Шәп сикерәсең!”, “Күңелләр күтәрелеп китте”, диешкәннәр.
–
–