Җырчылар хайваннарга якынаямы, Ләйсән Гыймаеваның да хаскилы клибы булган [тизер]

Шушы көннәрдә җырчы Ләйсән Гыймаева иҗатында яңалык көтелә. Үзе дә, тамашачылары да күптән көтеп алган клип чыгачак. Ул «Кил яныма» җырына төшерелгән. //Tatar Today//

Әле өч атна элек кенә, Ләйсән Инстаграмдагы аккаунтына хаски эте белән төшкән фотосурәт һәм видео урнаштырган иде. Тиздән клипта булачак мизгелләр дә дигән. Ниһаять, этләр белән карда әувәләнеп уйнаганның сере чишелде. Алар «Кил яныма» клибында төшкәннәр икән. Әлегә клипның тизерын карарга була.

Бәйле