«Фәүзия апа елый торгач, сөйләшә алмас булган, безнең өчен кайгырган, бичаракай…»

Узган ел газетабызда сиксәннең өске ягында булган Мөхәммәтгали абый Мусинның, янгыннан соң йортсыз калгач, урамга хәер сорашырга чыкканы турында язган идек. («Рәхәттә хәер сорашырга чыкмадым» «БГ», №50, 14 декабрь, 2016). Язма ахырында укучыларыбыздан әлеге гыйбрәтле язмышлы картка ярдәм кулын сузуларын да сорадык. //Безнең гәҗит//

Күптән түгел Мөхәммәтгали абыйның кызы Филсинә ханым белән очраштык. «Бу язмагыз бик күпләрне тетрәндергән һәм елаткан. Яхшы күңелле кешеләр, безне аңлый алучылар бу кадәр күп булыр дип уйламаган идем – гомер күрелмәгәнчә ярдәм кулы суздылар. Янган вакытта да моның кадәр ярдәм булмады безгә, шаккаттык. Инде хәзер бу кешеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә», – диде ул.

– Кабатлап булса да әйтим инде, әти минем бик горур кеше иде, шуңа аның хәер сорашырга чыгуы да чарасызлыктан булды. Язмагызны үзем дә елый-елый укыдым. Инде онытылып бара иде, бөтен нәрсә бүген булган кебек хәтеремдә яңарды. Әти укыды, ул да елады. Сезнең коллективка рәхмәте зур аның – урамнан алып кереп, чәй эчертүегезне, акчалата булышуыгызны йөз мәртәбә сөйләде инде.

«Аларның әйбәтлеге! Алар мине якты йөз белән каршы алдылар, алар миңа чәй куйдылар», – дип, кабат-кабат искә алды. «Андый кешеләрне күргәнем юк иде әле, шундый ягымлы кешеләр икән һәммәсе!» – дип йөри әле дә. Янгыннан соң әни акылга җиңеләйде, дигән идем бит, тик акылы сәламәт кешенеке кебек булмаса да, ул да кемнәрнеңдер әтинең моң-зарын тыңлап, аңа шәфкать итүен аңлый булса кирәк: «Аллаһның рәхмәте яусын, рәхмәт яусын!» – дип кабатлап утыра. Безгә ярдәм итүчеләрнең һәммәсенең исемен язып алдым. Газетагыз аша укып, үзләрен танырлар дип уйлыйм.

Иң беренче булып Казанның Урман Арты (Залесный) бистәсеннән Ришат Котдусович шалтыратты. Акчаны ничек салырга дип сорашты да, шундук чыгып салды да. Казанның Габишев урамыннан Гайнекамал апаның исә өенә бардым. Ике-өч сәгать сөйләшеп утырдык. «И, балакаем», – дип, тезләремнән сыйпап, юату сүзләре әйтеп, тынычландырып кайтарды. Шулай ук Казандагы Карбышев урамында яшәүче Илгиз абый белән Мөнәвәрә апаларга бардым. Әнигә мамык шәл биреп җибәрделәр. Мамык шәле юк иде әнинең, бик сөенде ул аңа. Урамга чыкканда да: «Абау бигрәк матур мамык шәле!» – дип, таныш әбиләр карап сокланып торалар.

Сезне бик олы яшьтәге кешеләр дә укый икән. Лаеш районының Комлы Кавал авылыннан, елый-елый, 91 яшьлек Вафия апа шалтыраткач, шаккаттым. Кызы Ләлә белән икәүләшеп ярдәм кулын суздылар. Аннан соң Мөслим районы Симәт авылыннан Сәгыйдә апа, Мари Иле республикасының Волжск шәһәреннән Рәхимҗан абый, Баулыдан Тәслимә апа, Кукмарадан Рафилә апа, Спас районы Болгар шәһәреннән Исхак абый белән Лүбәбә апалар, Казанның Каравай бистәсеннән Тәнзилә апа, Әлмәт районы Бишбалта авылыннан Сәгыйть абый, Зәй районы Түбәнбиш авылыннан Әнисә апа, Чаллыдан Клара апа, Казанның Нагорный бистәсеннән Фоат абый белән Айсылу апалар, Мамадыш районы Учалы авылыннан Габдрахманова Земфира апа, Кама Тамагы Карамалы авылыннан Фирая апа белән Миндәл абыйлар картабызга акча җибәрде. Хәтта Уфадан да ярдәм кулы суздылар, беләсезме! Андагы «Ләлә» мәчетендә Раилә Лотфулловна җитәкчелегендә якшәмбе көнне кич белән укый торган шәкертләр 10 мең сум акча күчерде. Бөтен мәчетебез белән елый-елый укыдык, дип сөйләделәр.

Ярдәм итүчеләр арасында төрле гыйбрәтле язмыш ияләре җитәрлек иде. Күбесе үзе кайгы шулпасын эчеп караган кешеләр. Уфада яшәүче Лилия ханым акча күчерү мәсьәләсе буенча шалтыратты да, сөйләшеп киттек. «Ярар, балам, озак сөйләшә алмыйм, балам уянды – йомышлатасым бар», – ди бу берзаман. Үзе миңа «балам» дип сөйләшә, бик соң гына тапты микән әллә бәбиен дип, аптырап: «Ничә яшь соң сезнең балагызга?» – дип сорадым. «Егерме өч», – ди. Инвалид кызын карый икән, олы кызы да бар, алар булышып тора, ди. «И балам, – диде шул апа, – мин сезне аңлыйм. Минем дә бер тиен акчага тилмергән чакларым бар иде. Бик авыр вакытлар булды: авылда 20шәр сутый бәрәңге, 7-8 түтәл суган утырта идек тә, шуларны базарга алып килеп, Аллаһы Тәгаләдән: «Бер чиләк бәрәңге сата алсам ярар иде!», – дип сорап, басып тора идем. Аллага шөкер, сата идем, ач яшәмәдек – бәрәңге сатып, акча була иде. Шул акчага ипи-сөт алып, балаларга ашата идем. Шундый аңлыйм хәлегезне, бабайны күреп кызгандым. Рәхәттән йөрмәгәнен аңладык – кешегә, акча бир, дип теләнеп керү җиңел әйбер түгел ул», – дип сөйләде. Шундый бала тәрбияләп тә булышты кешеләр. Үзләренә дә ярдәм кирәк бит инде бу кешеләрнең – беркемнең дә акчасы артык түгел, ә алар безгә булышып ята, – дип, күз яшьләренә бирелде әңгәмәдәшем.

Бу язмага Казанның Киров районында урнашкан «Ярдәм» мәчетенә йөрүчеләр дә битараф калмаган.

– Фәүзия исемле апа шалтыратты. Елый торгач, сөйләшә алмас хәлгә килгән иде – борыннары тыгылып беткән. Үзе белән бергә өч әбине дә ияртеп, яллап торган фатирыбызга килделәр. Акча гына түгел, күчтәнәчләр дә төягәннәр. Кем кайнатма, кем салат, кем корбан ите… Бик күп әйберләр иде. Аңлаган кешеләр күп булды, мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән. Бөтен кешенең дә бөтен нәрсәсе бар хәзер. Менә без дә, бер карасаң, урамда яшәмибез. Ләкин иң мөһиме: бу мәрхәмәтле җаннарга Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлекне өеп бирсен иде. Безгә ярдәм иткәннәре үзләренә меңе белән кайтсын. Арттырып бирсен аларга. Мондый хәлдә калмасыннар беркайчан да.

Ут аркасында йорт-җирсез калуны мин аны кара дошманыма да теләмим. Иң начар әйбер шул. Нәрсәләр күргәнебезне үзебез генә беләбез. Җирне тырмый-тырмый елаган чаклар булды. Бөтен нәрсә күз алдына килә: шул янган өйнең бусагасын соңгы тапкыр ышкып юганнарым, ул өй эчендә торган әйберләр. Менә өеңдәге чүп чиләгең генә шартлап ярылсын әле – кызганыч бит! Ә монда гомер буе туплаган мал бер мизгел эчендә янып көл булды. Күп шалтыратучылар, беренче чиратта, газетагызны мактады. Бу язманы тетрәнеп укыдык, диләр. «Аларның мөхәррирләре бик гадел, туры сүзле кеше, шуның аркасында үзе дә күп кыенлыклар күрде инде ул», – диләр. Исән-сау гына йөрсеннәр, дип телиләр сезгә. Мин дә шушы теләкләргә кушылам.

Янганнан соң берничә басмага мөрәҗәгать иткән идек. Әйе, акча җыйдылар, булды, укыган кешеләр бик ярдәм итте. Һәммәсенә рәхмәт. Тик моның кадәр җыелганы юк иде әле, шаккаттык. Укучыларыгыз, үзегез кебек үк, бик мәрхәмәтле кешеләр икән. Кешегә эшләгән изгелек җирдә калмый ул.

Миңа бервакыт бер апа, бер басмадан укып, 10 мең сум акча җибәргән иде. Озак та тормады, хаҗга барды бу. Хаҗда вакытта мондый хәл булган: ул елны шайтанга таш ата торган урында күп кешеләр берсен-берсе таптап үтерделәр бит, шул вакытта бу халык көтүе арасында миңа акча җибәргән апаның малае да булган. Шундый сүз бар бит – үзеңә авырлык килгән чагында өч кешегә эшләгән яхшылыгыңны исеңә төшерергә кирәк, диләр. Бу апаның малае өч кешегә яхшылык эшләгәнен исенә төшергән. «Менә шуның аркасында гына исән калдым мин – кешегә яхшылык эшләргә кирәк икән», – дип әйткән соңыннан. Йөзләгән кеше үлгәндә дә ул исән калган. Тагын бер мәртәбә һәммәгезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, бәхетле булыгыз! – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Үз чиратыбызда без дә, газетабызда чыккан язмага битараф калмаучы һәммә укучыбызга рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Филсинә апа әйтмешли, игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде!

Айгөл ЗАКИРОВА

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий