Казанда суд Юрий Томковка хөкем карарын раслады. Ир-ат, көчле көнләшүен тыя алмыйча, бергә торучы хатынын тереләй яндырырга теләгән.//Tatar-today//
Хатын-кыз зур зыян күрә, аны 60 процентлы пешү диагнозы белән хастаханәгә озаталар. Табиблар аның гомерен саклап кала алмый. 3 ай буе пешкән халәттә ятып, тире күчерү буенча берничә операция кичергән Елена Кудряшева җан бирә.
Юрий Томковка моңа кадәр дә җинаять эшләре кузгатыла. Ир-ат күп эчә, бик көнчел була. Елена аның кыйнауларына, әрләш-талашка түзә алмавын белдереп, араларны өзәргә, дигән карарга килә. Хәтта улыннан да ярдәм сорый. Каты гына талаштан соң, Юрий Еленаны ниндидер сыеклык сибеп, ут төртә. Хатын-кыз шок халәтендә урамга йөгереп чыга, моны күргән күршеләр ашыгыч ярдәм машинасын чакырта.
Томков үзе әлеге хәлне ялгыш кына булды, дип аңлата. Аңа 17 ел төрмә яный.