«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыров үзенең Инстаграмдагы битенә нинди китаплар укуын урнаштыра башлады. //Tatar-today//
Урнаштырып кына калмый, аккаунтына язылганнар белән фикер алыша, киңәшләшә ул. 2 атна элек Фазыл Искәндәр иҗаты белән танышкан Айваз, халыкта шау-шу уяткан «Зөләйха күзләрен ача» романын шушы көннәрдә укып бетереп, классик язучыбыз, якташы Мөхәммәт Мәһдиевкә күчкән.
Шул ук вакытта рус әдәбиятын да онытмый Айваз, ялларын Аркадий Аверченко китапларын укып уздыра икән.