«Камаз» заводында погрузчик хатын-кызны таптатып, сәнәкләрендә сөйрәп йөрткән

Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» двигательләр заводында погрузчик предприятиенең 53 яшьлек хатын-кызын таптаткан, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар //Татар информ//.

Фаҗига кичә иртән склад мәйданында килеп чыккан. Погрузчик йөртүчесе завод эшчесен таптаткан һәм сәнәкләрендә берничә метр сөйрәп барган. Нәтиҗәдә хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Килеп җиткән медицина хезмәткәрләре зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр, берничә сәгатьтән ул реанимациядә үлгән.

Фаҗига урынында тикшерү үткәрелә.
 

Бәйле