Kazan-2019 Worldskills чемпионатының беренче Илчесе билгеле булды [фото]

Бүген Сочида «Сочи-2017» XVI Россия инвестицион форумы кысаларында Kazan-2019 Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының беренче Илчесе исеме игълан ителде. Kazan-2019 Worldskills беренче Илчесе булу хөрмәтенә ресторатор Аркадий Новиков лаек булды. //tatarstan.ru//

Чара Татарстан Республикасы күргәзмә стендында узды. 

Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Юрьевна Голодец, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры  Роберт Уразов катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец искәрткәнчә, ике ел элек катлаулы көрәштә Казан     2019 елда Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру урыны итеп сайланды.  

«Бу җиңү безнең өчен урта һөнәри белемне үстерүдә җитди адым булды. Бу –  егет һәм кызлар өчен шәхси карьераларын коруда зур мөмкинлек», – диде  Ольга Голодец.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп, хәбәр иткәнчә, бүген төп бурыч – 2019 елда Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын иң югары кимәлдә уздыру, Россия Федерациясе илкүләм җыелма командасының иң югары нәтиҗәләр күрсәтүе. Моның өчен Татарстан Республикасында күп эшләр башкарыла, диде ул. «Швециядәге  EuroSkills-2016 чемпионатының соңгы нәтиҗәләре безнең потенциалыбыз булуны күрсәтте. Ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов, – мондый илчеләр белән без иң яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкбез».

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, Казандагы дөнья беренчелегенә дип махсус «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә комплексы төзелә.

«Кунакчыллыкның барлык системасы илебез кунакларының Татарстан җире җылысын тоярлык итеп корыла, – дип белдерде ул, – Мин барыгызны да Казанга чакырам, һәм без сезнең хуплавыгызга, Россия җыелма командасына көч биреп торуыгызга өметләнәбез!»

«Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры  Роберт Уразов та Аркадий Новиковка рәхмәт белдерде.  

Аркадий Новиков җавап сүзендә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен  җиткерде. «Бу минем өчен җитди җаваплылык дип саныйм. Илче булырга тырышырмын, үз мисалымда пешекче һәм ресторатор һөнәрен, шулай ук башка һөнәрләрне дә популярлаштырырга тырышырмын», – диде ул.

WorldSkills чемпионатында 56дан артык номинация бар. 

Аннары чараны алып баручы Аркадий Новиковны Kazan-2019 Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының беренче Илчесе дип рәсми рәвештә игълан итте.  

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец Аркадий Новиковка Илче сертификаты тапшырды, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аркадий Новиковка чемпионат символикасы төшкән шарф бүләк итте, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов Kazan-2019 WorldSkills логотиплы статуэтка тапшырды.

Чара азагында бергәләшеп истәлеккә дип фотога төштеләр. 

 

Бәйле