«Магаззино» Казандагы сату нокталарыннан кәнәгать түгел

«Пятница» каналында баручы «Магаззино» тапшыруы кабат Казанда «кунак» булып китте. Бу юлы алып баручы Александр Молочко «Чәк-чәк», «Эдельвейс» супермаркетларын,  «Покровский» кибетен, шулай ук яңадан Үзәк базарны тикшерде. //Про.Казань//

Тикшерү нәтиҗәләре куандырырлык түгел: сату нокталарында санитар нормаларга туры килмәү, срогы чыккан товарлар сату кебек зур гына кагыйдә бозулар ачыкланды. «Эдельвейс»та, мәсәлән, куллану вакыты ике ел элек чыккан соус табылган. «Просрочка»лар белән мәктәп янында урнашнка «Покровский» кибете дә тотылган. Молочконың Казанга беренче генә килүе түгел, ул инде кайбер сату нокталарына кисәтү ясап, аларга яхшы якка үзгәрергә мөмкинлек биргән иде. Әмма алып баручының сүзен җитди итеп санамаганнар булса кирәк, югыйсә шулкадәр күп кагыйдә бозу очраклары теркәлмәс иде. Александр кибетләрнең җитәкчелегенә, сатучыларның битарафлыгына кәнәгатьсезлеген белдерде. 

«Пятница» каналында бүген «Магаззино»ның Казанда төшерелгән чыгарылышы күрсәтеләчәк. 

 

Бәйле