Минтимер Шәймиев бүләге булган кар барсы Тамерлан вафат

Казан зооботаника бакчасы зур югалту кичерә. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән ике кар барсының берсе — 12 яшьлек Тамерлан вафат була.

Барс 23 февраль көнне үк җан бирә, әмма зооботаника бакчасы хезмәткәрләре моны шул ук көнне күрми, яллар сәбәпле, кизү торулар кыскартылган була. 

Үлемнең сәбәбен онкологик авырудан һәм картлыктан күрәләр. 

Хәзер Татарстанның тере символы булган Теофания исемле ана барс кына калды.

Кар барсларын Минтимер Шәймиев 2005 елда зоопаркка бүләк иткән иде. 

 

Бәйле