«Стопхам» проект катнашучысы Мәскәүдә «Стоп харам» проектын оештыра

Шәригать хөкемнәрен бозучыларны ачыклаучы активистлар хәзер Мәскәү урамнарында кизү тора //Татар информ//. 

Россия башкаласында «Стоп харам» проектын («хәрәм» – исламда тыелган гамәлләрне шулай атыйлар) танылган «Стопхам» проект катнашучысы Ислам Исмаилов оештырган. Ул мөселманнар арасында гомумкешелекнең әхлакый нормаларын саклауны күзәтергә ниятли. Аерым алганда, бу җәмгыять урыннарында тәмәке тартучы һәм исерткеч эчемлекләр кулланучыларга карый.

“Канун бозучылар” белән проект катнашучылары озаклап әңгәмә үткәрәчәк. Шул ук вакытта YouTube ка видео да яздырачаклар.

«Йөзләгән кеше үзен мөселман дип атаучыларның әдәп, әхлак, дини нормаларны бозганнарын, хәмер эчкәннәрен, кешеләрне куркытып йөргәннәрен күрә. Без аларга киләчәктә болай эшләмәскә кирәклеген аңлатабыз, Аллаһ диненә һәм гомумкешелекнең әхлакый нормаларын үтәргә чакырабыз», дип белдерә Исмаилов проект катнашучылары төшергән роликта.

Бәйле