Тамада, алып баручы, юморист Рамил Шәрәпов улы Раянга машина алып биргән! Дөрес, йөри торганны түгел, ятып була торганын. //Tatar-today //
«Улыма машина алдык. Төшми дә хәзер! Атасы «Мазда», машинасы «Ауди» , дип язган Рамил үзенең Инстаграмдагы битендә. Халык арасында үзенчәлекле караватка кызыгучылар да юк түгел. «Каян алдың?», «Бәясе күпме?» кебек сораулар язучылар да бар. Рамил аларга машина-караватны каян алуын әйтә, кибетнең интернеттагы битенә сылтама да бирә.
р