“Голос” проектыннан Динә Гарипова бәйге үткәрә: җиңүчене бүләк көтә

“Голос” проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова Игорь Крутойның  музыка академиясе һәм Casio компаниясе белән берлектә яңа бәйге игълан итә. Шартлары бик гади: катнашучы Динәнең “Пятый элемент” җырын башкарып, Инстаграмга куярга тиеш. Җиңүчене дә җырчы үзе билгели. //Tatar-today//

Иң яхшы дип табылган башкаручыны саллы гына бүләк –Casio компаниясеннән синтезатор көтә.
7 гыйнварда премьерасы булып узган “Пятый элемент” тыңлаучылар тарафыннан җылы кабул ителгән иде. Ютубта куелган  видео астында Динәнең җырын мактап язылган комментарийлар шактый күп булды. Шулай да, клип булмауга бәйледерме, караулар саны аз: бары тик 17 мең тирәсе генә. Динә чыннан да талантлар эзлиме, әллә Инстаграмдагы бу бәйге җырны популярлаштыру чарасымы – билгесез.

Нәтиҗәләр 13 мартта билгеле булачак. Төп җиңүчедән кала тамашачы мәхәббәтен яулаган, ягъни видеоязмасы иң күп карау җыйган катнашучыга да бүләк биреләчәк.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны җырчының Инстаграмдагы сәхифәсендә күрергә була.

View this post on Instagram

Академия популярной музыки Игоря Крутого, Дина Гарипова и компания Casio в рамках проекта #AcademyCovers объявляют конкурс кавер-версий на песню #ПятыйЭлемент ! Условия проведения: ? послушай оригинал песни Дины #ПятыйЭлемент (по ссылке в профиле ее аккаунта в инстаграм @DinaGaripova или на просторах YouTube); ? придумай свою кавер-версию, исполни и сними ее на видео, и выложи этот ролик в инстаграм; ? подпиши свое видео — "Я участвую в конкурсе кавер-версий песни #ПятыйЭлемент от @Academy_IgorKrutoy, @DinaGaripova и @Casio_Music и хочу выиграть синтезатор!": ? поставь к посту хэштеги #АкадемияИгоряКрутого #ДинаГарипова #Casio #ПятыйЭлемент #AcademyCovers #ХочуСинтезатор Ура, ты в деле! ❗ Работы принимаются по 11 марта включительно! ❗ Победитель, которого вместе выберут Дина и Академия Музыки Игоря Крутого 13 марта, получит приз — синтезатор от компании Casio! ❗ Также "приз зрительских симпатий" получит обладатель видео, которое ко дню окончания конкурса наберет наибольшее количество просмотров. Вперед! И всем удачи!

A post shared by Дина Гарипова (@dinagaripova) on

Бәйле