«Балага ник узмый йөрдем икән? Операция ясап, шеш белән бергә, аналыгымны да алдылар…»

…. Кайбер картрак кызлар ялгыз калганчы дип, үзләре өчен бала таба. Теләсә кемнән түгел билгеле, үзен, баласын тәэмин итәрдәй кешедән. Бу адымга барган кызларны элегрәк бик хупламыйлар иде. Хәзер бернигә дә гаҗәпләнә торган замана түгел. Ишеткәч, бер тын сөйләп алалар да, аннан танышлары, дуслары арасында икенче “куерак” вакыйгалар килеп чыга, бу кыз турында оныталар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин үзем – ялгыз, олыгаеп килгән ханым. Яшь чагымда артымнан егетләр күп йөрде. Өс-башым матур, төс-битем хурларлык түгел. Билгә төшеп торган озын, калын чәч. Берсендә хәтта концерттан соң бер артист егет тә озата кайтты. Алар бездән ерак түгел күрше әбигә фатирга кергәннәр иде. Аннан соң, башка районнарга чыгып киткәч тә, килеп йөрде әле. Сине үзем белән алып китәм. Мин әни белән генә яшим. Миңа чыксаң, үзебезнең Дүртөйле районына кайтабыз, анда мине мәдәният йортына биш куллап эшкә алалар, диде. Һаман да шул: кеше ни әйтер, дип уйладым.

“Артистыңа ияреп китсәң, кабат кайтып керәсе булма!”- дип, әни шунда ук кисәтеп куйды. Ул бәләкәйдән мине кырыс шартларда тәрбияләде. Бар курыкканы – минем “итәгемдә” бала алып кайту булды. “Ир-ат үз йомышын үти дә китә. Ашыкма, егет бетми ул. Алдыңны-артыңны уйлап йөр”,- дип кат-кат әйтә килде.

Абыйлар да миңа каты булдылар. Кызларның да көнчелеге килде, ахырысы, алар да бу башкорт ягы егете ошаган иде. Мине китмәскә үгетләделәр, артист халкы чуар була ул, әзрәк яшәр дә, ташлар, диделәр.

Утыз яшенә кадәр бер тапкыр да өйләнмәгән Рифат җавабымны көтте. Миңа ул чакта 22 яшь иде. Их, дип уйлыйм хәзер, чыгып китәсем калган шул егет белән! Бу минем – беренче ялгышуым булды. Яшь идем шул, ялгыз әнине дә ташлап китәсем килмәде.

Абыйлар өйләнеп, чыгып киткәч, әни белән генә калган идек. Рифат соңгы очрашуда кыңгырау чәчәкләре алып килде. Аның бер җыры кыңгыраулар турында иде. “Җырлаганда, гел сине исемә төшерәм. Кыңгырау тавышы сыман бит синең көлүләрең, колагымда яңгырап тора”,- дип, күзләремә карады.

Шул чагында әни чыгып, мине ачулана-ачулана, кулымнан йолкып диярлек, алып кереп китте. Капка төбендә калган Рифатка: “Бүтән килеп йөрмә! Артистка бирергә дип үстермәдем мин аны!” – дип кычкырды. Мин җебегән бер нәрсә, егетемә сау бул, дип тә әйтә алмадым. Ул вакытта әле телефоннар юк, Рифат миңа берничә тапкыр хат та язды. Мин дә җавап бирдем. Ике елдан соң микән, аннан кыска гына хат килеп төште. Рифат өйләнүе турында язган иде.

Бераздан башкортлар тагын гастрольгә килделәр. Концертларына чыктым, арткы рәттә генә утырдым. Рифатның моңлы тавышы күңелемне айкады. Соңыннан, концерт беткәч, башка берәр кыз булса, түзмәс, янына кереп, кылчыкланыр, хәлләрен сорашкан булыр иде. Ә мин, янган йөрәгемне учым белән кысып дигәндәй, чыгып киттем.

Шулай еллар узды. Бер кеше белән торып карадым. Гаяз безгә йортка кереп яшәде. Ләкин салырга ярата торган бер ялкау булды. Милиция белән диярлек куып чыгардык. Картая-картая нык көйләтә башлаган әни мине тора-бара үзенә гел ябыштырып куйды. Аңа кайсы көннәрдә эштән соңгарак калып кайтулар да ошамый башлады. Югыйсә, ашарына пешкән, кер юылган, урын-җир чиста.

Ә яшем бара. Инде минем арттан йөргән егетләрнең, бергә капка төбендә утырган кызларның, гаилә корып, күптән балалары бар.

Беркөнне нигәдер эчем авыртып, шифаханәгә төштем. УЗИның яңа кайткан чагы иде. Гинеколог мине карагач, шаккатырлык хәбәр әйтте. Аналыгымда шактый зур шеш бар икән. Табибәнең тәҗрибәсе җитәрлек, шулай да мине, диагноз ышанычлырак булсын дип, Казанга, таныш белгеченә җибәрде. Бардым. Ул мине тикшереп, район үзәгендәге врачка записка язды. “Бу ханымга йөккә узарга киңәш итегез. Бала тапкач, аннан операция ясарсыз”.- диелгән иде анда.

Мин ярты еллап уйланып йөрдем. Яратып йөргән кешем бар, ул безнең белән эшли. Тик хатынлы. Әллә бәбине шуннан алып кайтыргамы? Бу юлы әни дә пошаманга калды. Тик бу адымны ясарга батырлыгым җитмәде. Кеше сүзеннән курыктым. Бер 

Инде әни күптән гүр иясе. Мин дә олыгаеп барам. Эштә әле көн үтә иде, өйдә тора башлагач, читен. Теге вакытта бәбәй тапкан булсам, инде үсеп беткән улым, йә кызым булыр, “әни” дип янымда йөрер иде. Хәзер мин кемгә кирәк?

Мамадыш районы. «Гыйбрәтханә» газетасыннан.

Бәйле