Казанда туган баласын чүплеккә ыргыткан «ана»ны тотканнар

Полиция хезмәткәрләре Казанда яңа туган баласын чүп савытына ыргыткан дип фаразланылган бер хатынны кулга алалар. //Татар-информ//

Исегезгә төшерәбез, 27 февральдә Габишев урамының 35 нче йорты янында, урам җыештыручы, чүп җыю мәйданчыгындагы чүп савытында яңа туган бала гәүдәсенә тап була. Ни сәбәпле үлүен ачыклау өчен, баланың җәсәде, суд-медицина тикшерү органнарына тапшырыла.

Чыганактан алынган мәгълүмат буенча, тоткарланган хатын – Үзбәкстан гражданы, 29 яшендә. Алдарак әйтеп узганча, ул бала җәсәде табылган урыннан ерак түгел генә бер йортта яши.
 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий