Баласын Майамида тапкан Камилә: «Бала табу йортыннан 2 тәүлектән соң төн уртасында чыгарып җибәрделәр» [булган хәл]

Һәр хатын-кыз өчен  бала табу — тормышның иң мөһим вакыйгаларның берсе. Булачак әни сабыйның дөньяга килүен зарыгып, зур дулкынлану белән көтеп ала. Алдан ук әйберләрен, кирәк-яракларын кайгыртып куя. Хатын-кызлар бала табу йортын да алдан сайлап куярга тырыша,  танышлары аша әйбәт  табиблар эзли. Менә Камилә Газизова да эзләнә, сораша торгач баласын Америкага барып, Майамида табарга уйлый. Күптән түгел ул улы белән  янә туган якларына әйләнеп кайтты, ә без әлеге сәяхәтнең ничек узганын белешергә ашыктык //Tatar today//.

— Камилә, шундый еракларга китеп бала табарга сине нәрсә өтәрде? Әллә безнең илдәге табибларга бер дә ышанмыйсыңмы?

— Юк, эш анда түгел. Дөресен генә әйтсәк, кызыксынуым көчле иде… Чит илдә бала табучылар турында күптәннән ишеткәнем булды, рекламалар да гел очрап торды. Соңыннан андый рекламалар әзәйде, күрәсең, моңа илдәге кризис сәбәпче булган. Балага узып, 4 ай үткәч бала табу йортлары турында белешә башладым. Эзләнә торгач, янә чит илгә  барып буласын исемә төшердем. Медицина туризмы турында күп укыдым, күп белештем. Озак та үтмәде,  очарга уйладым. Илне генә сайлыйсы калды. Америкада медицина яхшы булудан тыш, яңа туган балага гражданлык та бирәләр. Бу, әлбәттә, барысын да хәл итте һәм мин Майамига очарга булдым.

— Куркытмадымы соң? Юлы да бик ерак бит…

— Юк, курку хисе бер дә булмады. Майами турында күп укыгач, барысын да беләм кебек тоелды. Ләкин хәзер, артка борылып карагач, билгесезлеккә очканыма төшенәм һәм үз-үземә шаккатам. Беренчедән, мин бик соң — 33 атнада очтым. Икенчедән, юл барлыгы 26 сәгатьлек иде, шуның 17се самолетта. Өченчедән, Америка ябык ил. Ил чигенә җиткәч, сине кире борып җибәрүләре дә бар. Андый кешеләр бихисап, ләкин мин тәвәккәлләргә булдым, барысы да Ходай кулында, насыйп булса, кертәселәренә ошандым. Аллага Шөкер, юлны җиңел кичердем: очар алдыннан табибларда булдым, тулы тикшеренү үттем, очкан вакытта табиб киңәшләрен истә тотарга тырыштым.

Майами сиңа ошадымы?

Әлбәттә, бик ошады. Ял итергә килүчеләр: “Майами — җәннәт”,  дип юкка әйтмиләр. Чыннан да, Майамидагы һава торышы, табигате  сокландыргыч, ә инде океан турында әйткән дә юк! Моңарчы мин төрле илләргә сөяхәт иткәнем булды, ләкин Майами калдырган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Кешеләр, аларның көн-күрешләре, тормышлары шуның хәтле аерыла ала дип бер дә уйламый идем. Күрәсең, илнең тарихы, үсеше халыкка тәэсир итмичә калмаган. Кешеләр Майамида гади, эмоциональ, уйлары, фикерләре белән ирекле һәм бары тик үзләренә ышанучан. Аларны аңлар өчен шунда барып аралашып кайту кирәк. Шунсы кызык, Майамида корсаклы, балалы хатын-кызларга игътибар зур. Урамнан барганда һәр кеше яныңа килеп:  “Минем котлауларым” дип әйтеп китә. Хәлләрне белешүчеләр, кем туачагын сораучылар да бихисап. Башта мин моңа нык гаҗәпләндем, хәтта бераз курктым, әмма соңыннан ияләшергә туры килде. Беренче көннәрне мин кунакханәдә яшәдем, шулай, урамга чыгар алдыннан администратор: “сез кемне көтәсез” дип сорап калды, ә  кире кайтканда, бар эшчеләр бергә җыелып котлау сүзләре, алкышлар белән мине каршы алды. Бала тугач та игътибар кимемәде. Килеп хәлләрне дә сорадылар, киңәшләрен дә бирделәр. Шулай, беркөнне улым белән лифтта барганда яныма 5 яшьлек кызы белән яшь хатын керде. Хатын-кыз улымның исемен, сәламәтлеген сорашты. Инде саубуллашкач ана кешенең кызын тиргәгәнен ишеттем. “Нигә бәбинең хәлен сорамадың”, дип ачулана  иде ул кызын. Димәк, балаларга кече яшьтән үк якындагы кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтәләр.

Халык монда бик тырыш һәм эшчән. Майамида салымнар бик күп, шуңа да гаиләңне туендырырга телисең икән, күп эшләргә кирәк. Башта җирле кешеләрнең ак булуларына бик гаҗәпләнеп йөрдем, кояшта бер дә кызынмыйлар микән дип тә уйладым. Ахырдан түзмәдем, сорашырга булдым. “Без бик күп эшлибез, яр буена барып  ял итү, кызыну бик сирәк ләгә безгә, аена бер-ике тапкыр гына бара алабыз”,  дип аңлаттылар миңа. Бәяләр дә Майаммида югары,  акчаң булмаса монда  гомер итү шактый кыен, чөнки барысы өчен дә түләргә кирәк. Хәер, хәзерге заманда бар җирдә дә шулайдыр инде.

— Майамига син бала табыр өчен бардың, бар да әйбәт уздымы, син көткәнчә булдымы?

— Әйе, бар да яхшы узды, Ходайга мең шөкер. Казанда вакытта ук клиника, табибларны сайлап, килешеп куйдым. Беренче көннәрне кунакханәдә тордым, соңыннан, фатирны арендага алдым. Акча күп кирәк, сер түгел. Мин җыйган барлык акчаларымны тоттым, Майамига очар алдыннан машинамны да сатарга туры килде.

Бала табу йортларында кагыйдәләр шундый: үзең тапсаң төгәл 48 сәгатьтән сине өйгә чыгаралар, кесерево белән икән – 3 тәүлектән соң. Мин улымны төнлә таптым, шуңа өйгә дә мине төнлә чыгарып җибәрделәр. Хастаханәдән чыкканда сине каршы алырга тиешләр, үзеңне генә бер кая да җибәрмиләр. Кайткач улым белән йокларга яттык, чөнки төннең нәкъ уртасы иде. Бала табиблары башка клиникада кабул итә, син аларга үзең барырга тиеш, Русиядә кебек өйгә килеп йөрмиләр. Улыма биш көн булгач, мин дә табиб янына бардым. Шуны да әйтергә онытам икән: клиникада табиблар, акушерлар юк, син аларны үзең сайлап куясың һәм табарга вакытың җиткәч, алар белән бергә клиникага барасың. Менә шундый үзенчәлекләр.

— Белгәнемчә, син анда милләтешләребез белән дә танышкансың, сөйләп кит әле…

— Майамида руслар бик күп… Милләттәшләребез яши торган аерым урамнар, хәтта йортлар да бар. Килүгә үк мин тумышы белән Казаннан булган бер хатын-кыз белән таныштым. Майамида ул ире һәм кызы белән гомер итә икән, күченгәннәренә дә  шактый еллар. Ул миңа гел ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торды. Улыма ике атна була дигәндә, ул дус кызы оештарган  Коръән ашына чакырды. Әлеге мәҗлестә Казанлылар бик күп булды, алар барысы да Майамига күченеп килгәннәр, әмма туган якларын сагынып, гел искә алып яшиләр. Мәҗлеснең сәбәбе дә үзенчәлекле иде: йортның хуҗабикәсе тиздән бала табарга тиешле, шуңа да Коръән укытып алырга уйлаганнар. Аш 3 телдә: рус, татар, инглиз телләрендә узды. Кызганыч, күпчелек кунакларның туган татар телләрен оныта баруы ачыкланды. Кунаклар аптырап тормады, шунда ук интернет аша татар телендә язылган китаплар, сүзлекләр табып бер-берсенә таратты. Гомумән, кичә бик күңелле узды.

— Туган яклар сагындырдымы соң?

— Әлбәттә, сагындырды, әле ничек кенә!!! Беренче көннәрне яңа җиргә сокланып туя алмадым, ләкин вакыт узу белән туган җирнең никадәр кадерле булуын аңлыйсың икән. Бала тугач, аеруча да тизрәк өйгә кайтасы килә башлады, әмма бераз көтәргә кирәк иде. Хәзер инде без яраткан Казаныбызда, яңа мәшәкатьләр, эшләр белән чабып йөрибез, улым да әкренләп үсеп килә. Ә Майамида уздырган вакыт – безнең иң матур истәлекләребезнең берсе булыр, мөгаен.

Камилә, әңгәмә өчен сиңа зур рәхмәт! Улыңа  нык сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.

 

Ләйсән Миназова

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий