Казанда янгын нәтиҗәсендә пенсионер хатынның гомере өзелә

Даурская урамы 17  йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә бер хатын вафат була. Бу йортта яшәүчеләр хуҗага карата кәнәгатьсезлеген белдерә. //Tatar-today//

Ут беренче катта элеп ала. Күрше-күлән төтен исен сизүгә урамга йөгереп чыга. Әмма бер хатын чыгып өлгерми кала, өйдә тончыгып үлә. 

Күршеләр сүзенә караганда, йорт хуҗасы спиртлы эчемлекләрне еш кулланган була. Алар янгын чыгуның төп сәбәбен тәмәкедән дип уйлый. Хуҗа үзе янгын чыгуны электр үткәргечтән күрә. 

Чын сәбәпләрен ачыклыйлар. 

 

Бәйле