Тинчурин артистлары ЮХИДИ хезмәткәрләренә штраф сугуда булыша? [видео]

Бүген Тинчурин театры артистлары автоледиларны якынлашып килгән бәйрәм — 8 Март белән тәбрикләде. Акция Казанның Киров районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырылды. //Тинчурин театры матбугат хезмәте//

Инспектор машина йөртүче хатын-кызларны гына туктатты. Әмма документлар тикшерәсе урынга ул аларны бәйрәм белән котлады. Ә «Кияүләр» спектакле геройлары — Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Илнур Байназаров язның беренче бәйрәме белән тәбрикләп, гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте, Кәрим Тинчурин театрына чакырып, спектакльгә чакырулар тапшырды.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий