Тимати Рамзан Кадыровның очкычына барып нигә йоклаган? [фото]

Русия җырчысы Тимати (чын исеме Тимур Юнысов) үзенең Инстаграмыннан Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның шәхси очкычы бортында булганда төшергән фотоны башта куеп, аннан алып ташлый. //Tatar Today//, Настоящее время

http://twitter.com/KevinRothrock/status/839242011626582016

Фото 7 мартта урнаштырылган була. Тимати фото астына шушындый сүзләр яза: «8 март алдыннан өйдән куып чыгарсалар да, кардәшеңнең буш бүлмәсе булуы шатландыра», дип. Җырчы фотода, шулай ук Рамзан Кадыровны да билгели. Ләкин соңыннан ул сурәт юкка чыга.

Тимати баштагы мәлләрдә дә Чечня башлыгы белән дус булуын әйтеп тә, билгеләп тә китә иде. 

2 мартта, мәсәлән, Тимати Кадыров белән уртак фото урнаштыра. 

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, 2014 елның ноябрендә Рамзан Кадыров Тиматига Чечня республикасының атказанган артисты исемен бирә. Тимати да сүзсез калмый: «чын ир-ат» Кадыровка рәхмәтен җиткерә. «Мин дуслыгыбыз белән горурланам! Безнең аек яшьләр тәрбияләүдә уртак идеологиябыз мине сөендерә», ди. 

Бәйле