«Ишекне ачуга ирем бер хатын белән маташып ята… дөньям челпәрәмә килде»

“Кешегә мәхәббәт, ярату хисе бер тапкыр гына бирелә. Ә аннан калганы инде мәхәббәт түгел, ә болай, гомерне уздыру гына”, – дигән язмаларны газетадан укыйм да, шаккатам! Имеш, бер-береңә булган хисләрне саклап калу-калмау гашыйк кешеләрнең үзләреннән генә тора, дип язган була хыялыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Минемчә, гел алай түгел ул. Мәхәббәт күп төрле буладыр дип уйлыйм. Башта берсен үлеп яратасың, аннан икенчесенә гашыйк буласың. Тормыш үкенечле булмасын дисәң, кеше сүзенә карамаска, билгесез киләчәктән курыкмаска кирәк икән ул. Бу сүзләрне үземнең тормыштан чыгып әйтәм мин.

Ришат белән 2 ел ярым очрашып, нык яратышып өйләнешкән пар идек. Артымнан егетләр күп йөрде. Ул мине берәүгә дә бирмәде, бер адымга да калмыйча, күңелемне яулап алырга тырышты. Шуның белән мине үзенә каратты да. Хисләребез көчле булганын күреп торсалар да, ике яктан да әниләр безнең кушылуга башта каршы булдылар. Авылда шулай бит инде ул – һәрбер нәсел үзен башкалардан югары тоткан була, үзләреннән калган башкалары җыен вак-төяк.

Аныкылар мине тәнкыйтьләде, минекеләр Ришатны булдыксыз, гаилә тота алмас дип сөйләделәр. Шул сүзләр аркасында, белмим, ничә тапкыр үзебез тавышланышып, ничә тапкыр тагын дуслашканбыз икән? Ләкин без каршылыкка бирешмәдек, барыбер бергә булабыз, арага кеше сүзе кертмибез, хәтта әниләрнекен дә дидек. Ни дисәләр дә, туйга барып җиттек, гаилә кордык, яши башладык.

Туйдан соң, авылдан китеп район үзәгендә кеше фатирында акча түләп тора башладык. Мин бер шәхси эшмәкәрнең сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли башладым. Ә Ришат, үзе әйткәнчә, укымаса да, беркайчан да эшсез тормады. Эшли белгән егетләр белән оешып шабашкага йөрделәр. Заказлары өзелеп тормады, чыннан да, гел эштә булдылар. Җәй җитсә, бура бурадылар, кышкылыкта йортларның эчке ягында эшләделәр.

Бер елдан улыбыз туды, шулай матур гына тормыш башланып китте дигәндә генә… Язмыштырмы, өйдә ике ел утырып, улыбызны балалар бакчасына биреп, яңадан эшли башлаган чор иде. Кайгы көтмәгәндә килде. Ял көннәрендә әниләргә бергәләп кунакка кайта идек, яки мин улым белән генә кайтып килә идем. Җомга китәм дә, якшәмбе киләм. Ә ул көнне өйгә никтер шимбә кич кайтырга булдым. Ачып керүгә ишек төбендә торган иремнең кроссовкасына, янында кечерәк бүтән кроссовкага күзем төште. Бигрәк бәләкәй кроссовка дип уйлап куйганымны хәтерлим.

Әле артыгын уйламыйм да бит, берәр иптәше белән ашарга кергәннәрдер, суыткычта ни бар иде соң әле анда дип искә төшерәм. Башта тыныч кына атлап аш бүлмәсенә кердем. Юк болар. Шуннан йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрдем. Ирем бер хатын белән маташып ята! Иремнең хыянәтенә бер шаккатсам, сөяркәсенә карап икенче аптырадым, иремнең дустының хатыны иде ул! Мондый хәлдә төрле кеше үзен төрлечә тота. Кемдер сөяркәгә ташлана, чәчләреннән йолкый, чыраен тырмый. Икенче берәүләр исә сөяркә каршында ире белән талаша башлый. Минем икесенең берсе белән дә аңлашып утырыр хәл булмагандыр инде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлатып бетереп булмый. Икенче көнне үк, кеше сүзе дип тормадым, аерылышырга гариза язып чыктым.

Бик авыр булды инде. Үпкә белән бергә рәнҗүе дә, ачу килү дә – барысы бергә кайнады.
Шул көннән соң башка берәүгә дә борылып карый алмас кебек идем. Вакыт барысын да төзәтә икән. Ялгызлыкта бер ел да яшәмәдем дияргә була, Ленар белән таныштым. Бер дә өйләнмәгән кеше булса да, аерылышкан хатын, чит кеше баласы дип тә тормады. Икебезне берьюлы яратты, мин дә сизмәстән гашыйк булдым.

Миннән соң хыянәтче Ришат та дә озак йөрмәде. Районга кайткан бер хатынга йортка кергән диделәр. Ярар, бәхете шунда булсын инде. Юк, каргамыйм, нәрсәгә шул хайван өчен өстемә начар эш алыйм әле! Шунысы кызык, Ленар белән яши башлаганнан бирле Ришат булмаган да кебек.

Ришат күренеп йөрмәгәч, улыбыз да аны бик тиз онытты. Әйе, тормыш дәвам итә. Яңа ирем Ленар белән бергә яшәвебезгә менә инде 8 ел булды, уртак кызыбыз туды. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, улым тулысынча диярлек аның карамагында. Бүгенгә мин аны бик яратам, ә инде алда ниләр буласын кем белгән, планнар корганым юк. Ничек бар, шулай яшәргә инде. Уйлыйм да, әле ярый шулай килеп чыккан, дип куям. Алдашып яшәп гомер уздырмадык, хыянәтне үземә күрергә язды. Аерылышканга гел үкенеп утырганым юк әле. Тормыш дәвам итә икән ул.

Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул. Үзем әлләни өлкән яшьтә булмасам да, бүген мәхәббәт утларында йөрүче яшьләргә әйтәсем килә: бер-берегезне яратсагыз, ышансагыз, курыкмыйча өйләнешегез, кеше сүзенә карамагыз, калганын тормыш үзе көйли ул. Ни генә булмасын, тормыш безне үзе өйрәтә.

Ләйсән сөйләгәнне Алсу Сабирова язып алды.

Бәйле