«Хатыным намаз укымый, ә минем ахирәткә күчкәч, җавап бирәсе булачак…» [җомга вәгазе]

Еш кына «Эх, ирем артына басып намаз укыйсым килә», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит киресенчә, хатынын намазга бастыра алмаган ирләр дә очрый.

//Интертат.ру//

Кайбыч районында яшәүче Әнвәрдән килгән хатта мондый юллар бар. «…Хатыным намаз укырга теләми, миңа нишләргә, аны ничек үгетләргә, киңәш бирегез? Минем бит ахирәткә күчкәч, аның өчен җавап бирәсем бар…»

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев  җавабы:

— Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бу сорауны безгә еш бирәләр. Бик четерекле сорау, хәтта намаз укырга теләмәгән хатынын ташлап китүчеләр дә очрый башлады, киресенчә, шул сәбәп белән иреннән аерылучылар да бар. Аның ахыры хәерле түгел. Алай кискен нәтиҗәләр ясарга ашыкмаска киңәш итәр идек. Һәр нәрсәдә сабыр булырга кирәк. Кушылып яши башлаганда, гадәттә, берсе дә намаз укымаган, әммә кайсысыдыр алданрак иманга килгән. Бер-береңә түзем булу сорала. Шәхсән үземнең танышларым арасында иренә ияреп намазга баскан хатыннарны беләм. Иптәш егетнең хатыны рус милләтеннән иде. Ул да, Аллага шөкер, ислам дине кабул итеп, яулыгын япты, хәзер намазда. Сабырлык кирәк, уңай үрнәк белән тәрбия кылса, Әнвәр әфәнде дә теләгенә ирешер. Аңа, бәлки, хатынын дини даирәләргә алып йөрергәдер, намазлы кешенең нинди гүзәл булуын күрсәтергәдер… Белем алу да хәреф танудан башлана бит. Пәйгамбәребез дә 13 ел иманга чакырган.

Бәйле