Рэпер Шәкүр тормышында үзгәрешләр бар [фото]

«Татар рэперы Шәкүр (Алмаз Корбанов) кая югалды икән соң?» дигән сорау күпләрне борчыйдыр. Заманында Шәкүр (соңрак D’Ali) тәхәллүсе аша чыгыш ясап, байтак кешенең кумирына әйләнгән, татар эстрадасына яңа сулыш өргән, иң «бруталь» егетләреннән саналган Алмаз Корбанов әти булган! //Tatar-today//

Сөйгәне Алсу Хөснуллина белән ул кыз үстерә. Сабый 2016 елның кышында дөньяга килгән. Айлин исемле.

Җырчы күптәннән эстрада сәхнәсендә күренми, башка өлкәдә хезмәт куя икән. Шунысын да әйтергә кирәк: Алмаз мәчеткә барып исемен дә алыштырды. Ул хәзер Әмирхан Корбанов. 

 

 

Бәйле