«Ифтар вакытында мәчетләргә йөреп, арурак ирләр аулый торган хатынга минем ирем дә «капты»….»

Хәзер әллә нинди әрсез хатыннар бар – өйгә шалтыратып, телефоннан теләсә нәрсә сөйләп, “Иреңне миңа бир, яхшы чакта чыгарып җибәр!” – дип акырырга да шикләнеп тормыйлар. Кеше ышанмаслык хәлләр бара. Минем ир дә шундый хатыннарның берсенә “капты”. “Арабызда берни дә юк”, – дип бара, ләкин аралашканнарын беләм, әрсезләнеп өйгә шалтырата дим бит. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ул шундый хатын икән – ифтар ашлары вакытында төрле мәчетләргә йөреп, арурак ирләр аулый. Күзе төшкән иргә сагыз булып чат ябыша да, инде артыннан калмый ди. Минем ир намазларга йөри, шунда эләккән дә инде димәк. Әйтәм бит, өйгә кадәр шалтыратып, иреңне бир дип янауга ук барып җитте.

Мине дә ирем берара яулык бәйләтергә тырышып карады. Бәйлә дә бәйлә, бәйлә дә бәйлә. Минем әлегә бәйлисем килмәде. Намазга басмасаң, яулык бәйләмәсәң, мин синнән китәм дип ныклап кисәтте. Ләкин мин моңа әзер түгел идем. Үзем еш кына сырхауханәләрдә ятып чыгам, сәламәтлегем какшаган инде. Миннән башка болар ниләр кыланып ятканын җиткереп торучылар бар.

Телефоннан шалтырата башласам, минем борчыма дип кенә кычкыра, балалар шалтыратсалар да шулай дип әйтә. Күзе-башы тонып чапты инде. Шалтыратмагыз дип акыргач, беребез дә шалтыратмыйбыз. Ләкин аннары үзе кайтып: “Шалтыратмыйсыз да, хәлне дә белүче юк, мин сезгә кирәк түгел икән…” – дип, чынлап торып үпкәли. Аннары әйберләрен җыеп, үпкәләп чыгып китә.

Гел менә шулай истерикага бирелеп, артисланып, бөтен нервымны ашап яши. Чыгып киткәч, берәр атнага юкка чыга да, аннары өйгә кайтып куна, башта бер чалбары кайта, аннары ике трусигы, аннары күлмәге – шулай итеп, әкренләп ташый-ташый, өйгә тулысынча кайтып бетә. Аннары әзрәк кенә тора да, яңадан чыгып китә.

Чыгып китеп, кайтып йөрүләренә үзем дә ияләштем, тыеп тора алмаячагымны күптән аңлаган идем. Күңелем белән җибәрдем инде мин аны. Кайтса – кайта, китсә – китә. Мин үз тормышымны карыйм, балаларымны тәрбиялим.

Мәхәббәтебез дә бетмәгән иде. Теге сөяркәсе яулыклы булганга микән, аның белән никах укытырга җыенып йөри башлады. “Син әллә теге б…ңә өйләнергә йөрисеңме?” – дидем. “Әйе, җыенам, синнән рөхсәт сорарга кердем”, – ди. Өстемә кайнар су сипкән шикелле әллә нишләп киттем. Үземне-үзем кулда тотарга тырышып: “Минем рөхсәтем юк. Ә мин намаз укый башласам, син башка хатын алмаячаксыңмы?” – дим. Юк, алмыйм ди.

Миңа аңлатырга тырышты: дин буенча, дини хатын – ирнең иманының яртысы, имеш. Янәсе, дини хатын алса, ирнең иманы арта. Мин башка хәзрәтләрдән сорадым – мондый хәдис юк дип әйтәләр. Беренче мәртәбә чыгып киткәндә дә, мин аны юлларыңа ак җәймә дип чыгарып җибәрдем. Барыбер кайтачаксың бит дидем.

Аерым фатир арендалап, миннән аның адресларын яшереп, ныклап әзерләнеп чыгып киткән иде инде ул. Кайтмыйм, мин бөтенләйгә чыгып китәм дип китте ул. Беркемне дә мәҗбүр итеп булмый. Аннары ул дингә ныклап кереп китеп, хаҗларга барып кайтты, әзрәк тынычланды. Барыбер кайтып-китеп йөрүләрен дәвам итте. Миңа танышларыбыз аның адресын да табып бирделәр.

Ләкин мин аны эзләмәдем дә, йөрмәдем дә. Анда ниләр эшләп, котырып яталардыр – мин белмим, беләсем дә килми. Укы син намазыңны, укыма димиләр бит. Менә безнең әбиләр дә тыныч кына итеп, Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен укыган. Мич артында гына эшләнде бу, кеше күрмәде дә, ишетмәде дә. Хәзер бит намаз укыйлар да, бу гамәл белән мактанып йөрүчеләр күбәйде. Минем ирдә дә шундый нәрсәләр башланды.

Мин үзем дә дин белән, хәдисләр белән кызыксына идем. Әби-бабай белән үскәч, дин сабаклары барыбер кермичә калмый. Дингә уңай мөнәсәбәттә мин, хәтта намазлар да укый беләм. Ирем киткәч укыйм, үземә кирәктә укыйм. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм дөреслеккә ышанам. Кабул итәр дим, кайчан укысам да. Мәчеткә йөреп, үземне күрсәтеп кенә йөрмим һәм бөркәнмим. Ләкин хәзер мәчетләрдә бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп, башкача яшәүчеләр дә күбәйде. Әйтик, җидесен уздырырга ярамый диләр, ә үзләренә килеп терәлгәч, уздыралар. Туган көннәр бәйрәм итәргә ярамый диләр, ә үзләре бәйрәм итәләр.

Иремнең сөяркәсе бик хәйләкәр, бик мәкерле. Үзенең ире белән утыз ел яшәп аерылган хатын ул. Ире менә дигән кеше булган югыйсә. Шул гомер яшәп, бу хатынга бармак белән дә чиерткәне булмаган, “их” диеп бер авыз сүз дә күтәрелеп әйтмәгән. Ире яраткан үзен, күтәреп кенә йөрткән. Бу хәлләргә түзмичә, ахыр чиктә мин ул хатынның телефонын табып, беркөнне иртәнге якта шалтыраттым.

Алла хакы өчен, мин әйтәм, без гомер буе бик авырлык белән генә яшәдек, минем иремне югалтасым килми, кагылма син аңа, тынычлыкта калдыр, зинһар, дидем. “Син нәрсә, миңа ирең кирәк түгел, машинасы да, фатиры да, өе дә кирәми. Җаны да кирәкми, малы да кирәкми – үзеңә булсын ирең!” – дип ныгытып әйтте. Үзе минем ирем белән йоклый, акчасын сава, машинасына утырып йөри, ә шулай дип тора. Читтәрәк өй салабыз, анда мунчабыз да бар. Шул мунчаларга кадәр барып йөри. Ә иремнең артыннан “ирлек көче чамалырак, акчасы да азрак шул” дип сөйләп йөри икән әле. Булса да булыр икән шундый икейөзле кеше.
Ф., Әлмәт шәһәре.

Бәйле