Гүзәлемнең кызыл, Лилия Муллагалиеваның сызыклы, Дилә Нигъмәтуллинаның кара, Гүзәл Уразованың шәмәхә. Ә сезнеке?

Яз үзен һавада гына түгел, кешенең үз-үзен тотышында, киемендә, көләч йөзендә белгертә. Җырчылар да күбесе язгы киемнәр сайларга кибетләргә йөгерә. Лилия Муллагалиева, Гүзәлем, Дилә Нигъмәтуллина һәм Гүзәл Уразова яңа язгы образларын тамашачыларына күрсәтә. //Tatar Today//

Лилия Муллагалиева, ниһаять, кибеткә үзенә кием алырга дип чыга алган. Ул аның турында үзе дә яза. «Үземә берәр кием алам дип чыгам да, балаларга төяп кайтам. Бүген бары тик үземә алам дип чыктым. Менә карарбыз инде», дигән дә, джинсы белән футболка кигән килеш фотога төшкән.

Гүзәлем язны якты, матур төсләрдәге күлмәк белән каршы алмакчы. Өс киеменә яраклаштырып, туфлиен дә килешлене генә сайлаган.

http://www.instagram.com/p/BRbZHnLjNcS/?taken-by=guzelem_official

Дилә Нигъмәтуллинага караңгы төсләр күңеленә хуш килгән ахры. Ике кара күлмәк арасыннан, үзенә күбрәк ошаганын сайлаган. Кара булуына карамастан, җырчыга бик килешә. Тәненә ятышлы, сынына бик туры килә.

Гүзәл Уразованың гардеробында бу елны шәмәхә төс өстенлек алган. Яңа «Соңлама» җырына төшерелгән клибында да ул шәмәхә төстәге һинд киемен кигән иде. Инде язгы образын да шул төстә сайлаган. 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий