Җырчы Илназ Гарипов гаиләсендә олы кайгы

Танылган җырчы  Илназ Гарипов гаиләсендә зур кайгы — 13 мартта ул әнисен соңгы юлга озата //Tatar today//.

Әлеге олы хәсрәт турында Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграм битендә язган: «Бер көнлек дөньяда яшибез… Каядыр йөгергән булабыз… Планнар корабыз… Иртәгә нәрсә булачагын беребез дә белмибез. Бүген дустым Илназ Гариповның әнисен җирләдек. Бик авыр… Һәркем өчен ачык йөзле иде Галиябану апа. Өстәле тулы тәмле ризык булыр иде. Урыны җәннәттә булсын!!! Якыннарына сабырлык…» , дигән җырчы.

Tatar today да Илназ Гариповның  кайгысын чын күңелдән уртаклаша.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий