Армиядә булганда үлгән Денис турында туганнары: «Тәнендә асылынган эз юк иде»

Екатеринбур хәрби бүлегендә Пермь өлкәсеннән гаскәргә алынган татар егете Денис Хәмидуллин үлгән. Командир Денис асылынган дигән, туганнары тәнендә асылынган эз булмавын әйтә. //Azatliq.org//

12 март көнне Пермь өлкәсе Октябрь районы Бикбай авылында хәрби хезмәттә үлгән Денис Хәмидуллинны җирләделәр. Ул моннан ун ай элек Екатеринбур хәрби бүлегенә хезмәткә алынган. Өенә кайтырына ике генә ай калганда, Денисның әнисенә шалтыратып аның асылынуы турында әйткәннәр. Денисның әнисенең икедән-ике туганы Фәридә Алешковская Азатлыкка әйтүенчә, ул аның тәнендә асылынган эз күрмәгән.

“Маңгаенда ун ягында шеш бар иде, борыны сынган, муены киселгән һәм тегелгән иде. Мин күргәннәре шул. Кабыргасында кара янган урыннар бар диде ирләр. Асылынган эз күрмәдем мин. Ияк асты чип-чиста. Капшап-капшап карадым мескен баланы”, диде ул.

“Вконтакте”да язуларынча, Денис 7 март көнне әнисенә шалтыратып якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган, ә 8 март көнне командиры шалтыратып аның асылынуын әйткән.

 

“Әти-әнисенә бер карап торган малай иде. Денисның кечкенәдән инвалид апасы бар. Ул Пермьдә яши, пенсия ала”, диде Алешковская Азатлыкка.

Азатлык аңардан Денис гаскәрдә җәберләнүе турында хәбәр иткәне булмадымы дип кызыксынды.

“Юк булмады, ул бик сабыр егет иде”, диде ул.

Денис Хәмидуллин Бикбай авылында 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Чернушка шәһәрендә көлияттә эретеп-ябыштыручы белгечлегенә укыган.

Гаскәргә узган елның май аенда Октябрь районы хәрби бүлеге тарафыннан алынган.

“Хәрби бүлек командиры җирләүгә кайтмады. Ике кешене генә җибәргән. Алары да шул җирләү көнне генә килде дә, берни дәшмичә тик басып торды. Денисның мәетен табутта бер солдат алып кайтып бушатты да, китеп барды.

Җирләүдә куәт оешмасы вәкилләре катнашты, әмма берсе дә әти-әниләренең кайгысын уртаклашмады. Русия армиясе шундый инде ул”, диде Фәридә ханым.

Авылда элемтә начар булу сәбәпле, без Денис Хәмидуллинның әнисе Динә ханым белән сөйләшә алмадык. Азатлык якын арада аның белән элемтәгә керергә тырышыр.

Русия армиясендә хәлләр начарлана

Әйтергә кирәк, элегрәк шул ук Свердлау өлкәсеннән гаскәрдә тагын бер татар егете үлгән иде. Елань гарнизонында хезмәт иткән Руслан Айдархановны шулай ук асылынган килеш табулары әйтелде. Бәйсез белгеч каберне казып алып тикшерү уздырганнан соң, Айдархановны үтерер алдыннан көчләгәннәр дигән нәтиҗә чыгарды.

Хокук яклаучы Павел Чиков Facebook сәхифәсендә язуынча, “бабайлык”, солдатлардан акча таләп итү, гаскәрдә үз-үзләренә кул салу армиягә кабат кайта башлаган.

Аның сүзләренчә, гаскәрдә хезмәт ике елдан бер елга калдырылганда, офицерларның акчалары артканда, контракт нигезендә хезмәт итү җәелгәндә, гомумән, матди як яхшырганда хәрби өлкәдә җинаятьләр саны кимегән булган.

Бәйле