«Дин туризмга әйләнде! Хаҗга баручылар, әйдәгез, ачлыктан тилмергән Йемен балаларына булышыйк!»

Якын арада Би-би си каналында Наваль Магафи исемле гарәп корреспондентының Йемендә ачлыктан тилмергән, хәтта үлгән балалар турында төшерелгән фильмы чыгачак. Әлегә фильмнан алынган шушы кыска гына өзек тә бер кешене дә битараф калдырмас. //Tatar Today//


Видеода рәсми затларның әйтелгән фикерләре юк. Ник дигәндә, бу илдә сугыш бара. Ничәмә-ничә баланың гомерен алып киткән сугыш. Монда төгәл генә хакимият вәкилләренең кайда һәм кем икәнен әйтеп тә булмый.

Мәгълүматлар буенча, 2015 елның башында баш күтәрчеләр Йемен хакимлеген бәреп төшерәләр.

Корреспондент әйтүенчә, төшерү төркеме Йеменның союздаш республикасына — Гарәп Әмирлегенә сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Әмма, җавап бирүче булмаган.

Төшерелгән документаль фильмда күренгәнчә, кечкенә балаларга үсәр һәм яшәр өчен ашамлык, чиста су, дарулар җитми, әниләре үзләренең дә сәламәтлекләре какшаганлыктан, балаларын ашата, имезә алмый.

Фейсбукта бу видеоны караучылар, шулай ук фикерләр калдырган.

Фәридә Әбсәләмова: «Әйдәгез акча җыеп карыйк. Әз булса да ярдәм күрсәтергә кирәк бит инде боларга? Корбан чаласы акчаны шунда җибәрик! Ничек оештырырга икән?»

Рамай Юлдаш: «Хаҗга баручылар акчаларын җибәрсеннәр! Саваплы булыр! Дин туризмга әйләнде инде! Татарлар да 6-10 тапкыр барып кайтты инде Хаҗга!»

Фәридә Әбсәләмова: «Әйбәт булыр иде! Бик яхшы фикер! Лозунглар белән чыгабызмы?», дип үзара язышканнар.

 

Бәйле