Яшь көрәшче Илнур Кәримуллин: «Авырлыклар, күз яшьләре, җиңелүләр… Ләкин рәхәте дә бар»

Үсмер чакта энергия ташып тора. Нидер эшлисе, үзеңә бер шөгыль табасы килә. Бер урында гына таптанып торып булмый. Мондый халәт күпләргә таныштыр. 12-15 яшьләр тирәсендә нәкъ менә шундый талпынып алган чак була. Димәк, бу энергияне юкка гына сарыф итәргә ярамый, ә файдалы эшкә, яки берәр хоббига багышларга кирәк. //Tatar Today//

Мәсәлән, мәктәпләрдә һәм аннан тыш төрледән-төрле мавыктыргыч түгәрәкләр эшләп килә. Сайлау синнән генә тора! Тик ул түгәрәкләрнең артык күп булуы да проблема тудыра бит. Ник дигәндә, тегесенә дә барасы килә, монысы да кызыклы, ә кайсысы синең холкыңа туры килер икән?

“Шәһәр баласына рәхәт инде, авылныкы гына бер җиргә дә бара алмый, түгәрәкләр эшләми”, – дип әйтүләр артта калды, чөнки хәзер бар җирдә дә  үзеңә хуш килерлек шөгыль табарга мөмкин. Мисал өчен, татарча көрәш буенча авылда да, шәһәрдә да түгәрәкләр эшләп килә. Вакытны кызыклы гына түгел, ә файдалы итеп үткәрү өчен, менә дигән спорт төре ул. Көрәш белән шөгыльләнгән егетләр үзендә ихтыяр көчен туплыйлар, ярышларда катнашып җиңү яулагач, үзләренә зур максат куялар.

Ярыш булгач, җиңелү дә булмый калмый, мондый вакытта аларның характерлары ныгый, һәм үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә көч туа. “Нинди генә авырлыклар, хәтта күз яшьләре булса да, бу спорт төренә кереп китсәң, кире чыгып булмый”, – дип әйтә көрәшчеләр. Көндәшеңнең биленә сөлге урап, аны күтәреп, аркасына салу – үзе ни тора бит.

Көрәшкә күпләр әтиләренең дәвамчысы булып кереп китәләр. Бабай да, әти дә яшьтән үк көрәш белән шөгыльләнгәнәр. Миңа көрәш җене алардан кагылгандыр. Энебез белән икәү шөгыльләнәбез, бик теләп ярышларда катнашабыз. Җиңгән һәм җиңелгән чаклар да була инде. Җиңсәм шатланам, горурлану хисе дә туа. Җиңелгәндә елаган, көрәшне ташлыйм дигән чаклар булгалый. Ләкин бер-ике көн кәефсезләнеп йөргәннән соң, яңа көчләр белән залга шөгыльләнергә барасың», дип уртаклашты, яшь көрәшче Илнур Кәримуллин.

Җәй айларын, Сабантуй бәйрәмен кайсы батыр гына көтеп алмый икән. Мәйданның төп кунаклары диярсең аларны. Ел буена көч туплап, әзерләнеп, татар халкының милли бәйрәмендә  “Абсолют батыр” булып, тәкә алырга лаеклы икәнне исбатлыйлар алар. Көрәш элек-электән Сабантуйның күрке булган. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр халык төп мәйдан – көрәш мәйданын күзәтә.

Көрәшкә хәзер нык басым ясыйлар, элекке вакытлар белән чагыштырганда Сабантуйдан тыш ярышлар ел дәвамында оештырыла. Районныкыннан кала, республика, Русия күләмендә оештырыла торган ярышлар яшь көрәшчеләрне чыныктыра, көндәшләр генә түгел, инде дуслар булып та өлгергән көрәшчеләр белән берләштерә.

Әлеге ярышларда алар, чын мәгънәсендә, келәм тоткан спортчылар булып җитлегәләр. Чемпион, спорт остасы исемнәрен яклыйлар. Хәзерге вакытта яшь көрәшчеләр өчен Яшьләр арасында Русия беренчелеге, “Татарстан яшьләре” газетасы призына, ТРның беренче Президенты кубогына республикакүләм ачык турнир, Федерация Кубогына команда беренчелеге һәм “Сабантуй” журналы призына да зур күләмле ярышлар үткәрелеп тора.

«Мин кечкенәдән үк көрәш ярышларын карарга яраттым. Мәктәпкә кергәч, мине тренер – Рәсил абый көрәш түгәрәгенә чакырды, һәм мин анда барырга бик теләп риза булдым. Шулай итеп, көрәшкә кереп киттем дә.

 Яхшы көрәшче булыр өчен бик күп тырышырга, күнекмәләр ясарга һәм  файдалы тукланырга кирәк. Көрәшкәндә дөрес алымнар кулланып, кызмыйча, техника белән көрәшергә кирәк дип уйлыйм. Шулай булганда хөкемдарларга да ошарсың.

Көрәшчеләр башкалардан аерылып торалар. Бигрәк тә холык белән. Бераз усалрак та булалар, чөнки гел җиңәм дип көрәшәләр.

Әлегә минем теләгем – спорт остасына кандидат исемен алырга, көрәш белән шөгыльләнүне дәвам итәргә», дип сөйләде, әле ике-өч ел элек кенә көрәшкә килеп кергән, ләкин бик күп ярышларда беренчелекне генә алып барган яшь көрәшче – Райнур Каримов.

Кулыңа сөлге тотып келәмгә чыгарга беркайчан да соң түгел. 5 яшьтәме, әллә 18 яшьтә көрәшә башлыйсыңмы – аермасы юк. Күнекмәләрне даими эшләсәң, спортка карата мәхәббәт булса, кулыңны салындырмасаң, ничә яшь булуга да карамастан, чемпион булу мөмкинлеге бар. Димәк, көрәш залына ишекләр ачык, дустым. Бәлки, нәкъ менә син Рәдиф Акчурин, Харис Йосыпов, Ильяс Галимовларның дәвамчысыдыр.

Алинә Юнысова

Бәйле