«Үзенең күзе – Альбертның бераз сызганып куелган чалбар балагында. Туганымы ул аның?»

Яр Чаллы юлыннан җилдереп кайтып килүче машина кисәк туктады. Ул арада:

– Әти, төтен чыга, – дип алты яшьлек улы шәрран ярып кычкырып җибәрде. //Безнең гәҗит//

Илгиз рульне тотып, янәшәсендә утырган хатыны Алинәгә карады.

– Нишлибез? – диде ул, елмаерга тырышып. – Берәр шофердан ярдәм сорарга туры килә инде, – дип үзе үк җавап та бирде.

Ул юлга чыгып, узып баручы «Жигули»ны туктатты. Илгиз белән шофер тиз аңыштылар.

– Безнең авыл янәшәдә генә, әйдәгез, кайтыйк, бергәләп тырышып карарбыз. Минем исемем Альберт, – диде таныш булмаган ир.

…Озак та үтмәде, алар гаиләләре белән таныш булмаган кешеләрнең ишегалларын­дагы түгәрәк өстәл артында утыралар иде. Хуҗа хатын чәй әзерләде.

– Кайбер кешеләр үз туганнарына да мондый кунакчыллык күрсәтми, рәхмәт әйтү генә аз, – диде Илгиз.

Алинәгә генә әллә нәрсә булды. Бу йортның хуҗасы Альбертны күрүгә, аның йөрәгендәге ниндидер бер тамыры тетрәнеп куйгандай итте. Аның да нәкъ Альберт дигән энесе бар иде. Әмма аларны балачакларында аердылар. Алинәгә – 7, Альбертка 5 яшь вакытта әниләре үлде. Әтиләре бу олы югалтуны кичерә алмады, эчүчелеккә сабышты. Аларны балалар йортына тапшырдылар. Алинәгә монда озак яшәргә туры килмәде, аны үз балалары булмаган гаилә тәрбиягә алды. Ул күңеленә тулган уйларын йөгәнли алырдай көч таба алмады, хуҗа хатынга рәхмәт әйтеп, аш өстәле артыннан кузгалды.

Улын ияртеп, бакча ягына чыкты. Күзе алмагачка төште. Аларның да үз өйләрендә яшәгәндә нәкъ бакча уртасында алмагачлары бар иде. Альберт, бәлки, чыннан да, минем энемдер? Аның йөрәге шушы сорауга җавап эзләде. Әмма ул аны ачыкламый торып, моннан китмәячәк. Алинә аны элегрәк эзләтеп карады. Балалар йортында каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар. Шуннан бу ятим малайны кемдер үз тәрбиясенә ала. Алинәнең энесе турында белгән соңгы мәгълүматы шушы булды.

…Әйе, әниләре үлгәннән соң, әтиләре аларны үз канаты астына сыендыра алмаган. Аның сынган рухы кабат терелмәгән, бер ел дигәндә, әниләре артыннан мәңгелек йортка күчкән.

– Авыр туфраклары җиңел булсын, – дип куйды. Дөрес, аны кызлыкка алган гаиләдә ул ятимлекнең ни икәнлеген сизмәде. Әти-әнисе аңа боегырга, кимсенергә ирек бирмәде. Мәктәптә дә гел “5”ле билгеләренә генә укыды. Югары уку йортына да җайлы гына урнашты. Аны тәмамлап, үз авылларындагы мәктәпкә укытучы булып эшкә кайтты. Яшьтән йөргән егетенә кияүгә чыкты, хәзер ике уллары бар. Әтисе колхоз рәисе булып эшләгәнлектән, аңа тормышта бернин­ди дә мохтаҗлык кичерергә туры кил­мәде. Ул әти-әнисенә бөтен гомере бе­лән бурычлы булуын аңлап яши. Алар аңа үз ата-анасыннан алынмаган назны күрсәтеп үстерде. Алинәнең энесе­нә үзенең бәхетле тормышы турында сөйлисе, бик тә сөйлисе килә.

Ирләр машина тирәсендә кайнаш­канда, ул Альбертның хатыны белән якыннанрак танышырга уйлады.

– Асия, – дип йомшак кына дәшүенә, ул токмач кискән җиреннән, башын күтәрде. Үзе шунда ук:

– Сез артык хафаланасыз. Бор­чылмагыз шулкадәр, рәтләп бетерәләр хәзер, – диде Алинәне тынычланды­рырга теләп.

– Кичкә калдык бит, – диде ул, елмаерга тырышып.

– Урын җитәрлек, кунып китәрсез, – диде хуҗа хатын.

– Сез бик киң күңелле кешеләр. Шушы авылныкылармы? Әллә берәр җирдән күчеп килдегезме? – дип, сүзне үзен кызыксындырган якка борды.

– Икебез дә шушы авылныкы. Альбертның ике атна элек кенә әнисен җирләдек. Яңа йортыбызда гына озак­лап яшәү насыйп булмады аңа. Аль­бертның бу көннәрдә күңеле шуңа күрә бик төшенке, – диде Асия.

– Ул аның бердәнбер баласы идеме әллә?

– Юк, тагын ике апасы бар, – дигәч, Алинәнең йөрәге кагарга тотынды.

– Нишләп алай дип сорыйсыз?

– Болай гына, – диде ул.

– Гафу итегез, әмма сез миннән нидер яшерәсез кебек. Альберт сезгә берәр якын кешегезне хәтерләтәме әллә?

Алинә:

– Әйе, – дип әйтүен үзе дә сизми калды.

Ул Асиягә үзенең тормыш юлын сөйләп бирде.

– Бу хакта ишеткәнем юк. Әнкәйнең, энемнең баласы дип, читтән алып кайтканын беләм. Аны үзе тудырган кебек итеп яшәде. Фамилияләре дә бертөсле, – диде ул, бернинди икеләнү­гә урын калдырмыйча.

Әмма Асиянең бу сүзләре генә аның йөрәгенә тынычлык өстәмәде. Ул кү­ңеле белән Альбертның балачактан калган билгеләрен эзләргә кереште. Әйе, аның уң як ботының тездән түбән җирендә зур кара миңе бар иде. Әгәр шушы тамгасы булмаса, йөрәге ялгыш­кан була. Ул түземсезлек белән аларның эшләрен тәмамлаганнарын көтә башлады һәм хәл белешкәндәй итеп, яннарына барып басты.

– Борчылмагыз, апа, машина­гызга «җан» керде. Хәзер китәрсез, – диде Альберт, күтәрелеп карамыйча гына.

– Рәхмәт, тырыштыгыз. Юлга чыксаң, әллә нинди әйбәт кешеләр бар икән, – диде Алинә.

Үзенең күзе – Альбертның бераз сызганып куелган чалбар балагында. Туганымы ул аның? Ботында миңе бар­мы? Әгәр ул аның энесе булса, Ходай ике туганны очраштыру өчен шушы хәлне китереп тудырган булса… Бүген дөньяда Алинәдән дә бәхетле кеше булмас иде?! Ул әнә… шундый уйларга чумган арада, Илгиз машина­сын кабызды.

– Булды бу, чын мастер икән­сең, тырыштың, яшьтәш, – диде ул. – Сине ничек итеп бәхиллик инде?

Альберт аңа елмаеп:

– Юлга чыкканда сез дә менә мондый хәлгә дучар булырбыз дип уйламагансыздыр? Бәхетсезлек беребез­гә дә сорап килми. Бу хәлгә без дә ка­лырга мөмкин. Сез ярдәм итмәс идегезмени? – диде ул, чалбар балагына кун­ган тузанны каккалап.

Алинәнең йө­рәге дөп-дөп кага башлады. Ул Альберт­ның уң як ботында миңе булуын шәйләде. Түзмәде:

– Альберт синең уң як ботыңда миңең бармы әллә? – дигәч, барысы да бу кисәк бирелгән сораудан сәерсенеп калдылар.

– Әйе, тумыштан ул минем. Әни калдырган бердәнбер истәлек, – диде ул, уңайсызланып кына.

– Син – минем энем Альберт, – диде Алинә.

Алар бер-берсенә карап, бер мизгел сүзсез калды.

– Сезнең дә энегезнең ботында миңе бар идеме әллә? – диде Альберт.

– Әйе. Сине балалар йортыннан шифаханәгә дәваланырга салалар. Шуннан сине бер апа тәрбиягә ала. Ул изге күңелле ана сиңа үз фамилиясен биреп, үз улы итеп үстерә. Сиңа ул чакта 5 кенә яшь иде. Балачагыңны уйла әле, – диде Алинә.

Альберт бермәл аптырап торды.

– Миңа бервакытта да әнием күңелсезләнергә ирек бирмәде. Әмма мин бер вакыйганы оныта алмыйм. Иртә белән йокыдан уянгач, караваттан апамның йомшак кулларын эзләдем. Урын буш икәнлеген белгәч, кычкы­рып елап җибәрдем. Тавышымны ише­теп тә килмәгәч, тагын да катырак еларга керештем. Бөтен җирне айкап чыктым. Шул көнне мин: «Апам, апам, кайда син?» – дип кычкырып йөри-йөри, таш идәнгә таеп егылып, аягым­ны имгәттем. Мине шифаханәгә салды­лар. Монда да елаудан туктамадым. Барысыннан да апамны табып китерү­ләрен сорадым. Шунда миңа берәү: «Синең апаң үлгән, ул юк инде», – диде. Бу сүз минем йөрәгемә ук булып кадал­ды. Мин шуннан соң башка елый алмадым», – диде.

Алинә энесенең күзләрен каплаган яшь пәрдәсен күрде. Алар менә-менә тәгәрә­шеп төшеп китәргә генә торалар иде.

– Син бервакытта да үзеңне үстергән әниеңнән апаң турында сорамадыңмы? – диде Алинә.

– Бер апа дигәнем, минем әнием буласы кеше иде бит. Ул аны начар ният белән әйтмәде инде, тынычландырырга гына теләде. Бик әйбәт кеше иде, мәрхүмә, миңа үземне тудырган анам бирмәгән назны күрсәтте ул. Зур кыенлыклар белән булса да, мине укытты. Мин аңа бик рәхмәтле, – диде Альберт.

– Минем синең апаң икәнлегемә ышанасыңмы соң? – дип сорады Алинә.

– Әгәр дә төшемдә түгел, өнемдә шушы вакыйга булса, мин авылдагы иң ятим карчыкка хәер бирер идем, – диде Альберт.

– Безнең әтинең исеме Арыслан, әни – Наҗия. Нәкъ бакча уртабызда зур алмагач үсә иде, – дип Алинә сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, энесе:

– Апам минем, – дип, аның йомшак кулларын тотып, күкрәгенә кысты…

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА.

Байлар Сабасы авылы.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий