Гүзәл Уразова балаларыннан йолдыз ясаган, видеога да рәхәтләнеп берүзләре төшә [эксклюзив]

Җырчылар хәзер тормышларының иң мөһим булган өлешен — балаларын да тамашачылар белән бик актив таныштыра башладылар. Кечкенәдән интернет һәм сәхнә йолдызы булырга әти-әниләренә генә түгел, балаларның үзләренә дә ошый булса кирәк. Гүзәл Уразова балаларыннан бик рәхәтләнеп кечкенә йолдызчыклар ясый. Бу видео махсус өч җимешенә — сабыйларына багышланган. //Tatar Today//

Эллари, Камилә һәм Самир Хәкимовлар үзләре генә бу видеода. Алар әти-әнисе белән әзерләнеп куйган киндер-сюрприз кәрзинен чишәләр. Шул арада, кызыклы гына мизгелләр булып ала. Мәсәлән, Камилә һәрбер чишкән киндер-сюрпризның шоколадын ашап бара, ә Самир аска алып куелган кәрзиннән яшерен генә баллы сюрпризны алгалый. Бу видео әти-әниләр һәм балалар өчен дә киңәш ителә.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий